Мөслимдә көрәшчеләребез хуҗаларны гына алга чыгарды
Мөслим районы Ташлыяр авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларыбыз — Илмир Монасыйпов һәм Айдар Зиннуров истәлегенә багышланган яшүсмерләр арасында татар милли көрәше буенча районара турнир узды.
Ярышта Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Әлмәт һәм Азнакай районнарыннан килгән 96 яшь көрәшче катнашып, үзләренең көчен, җитезлеген һәм осталыгын күрсәтте.
Көрәш дөньясы үз батырларын онытмый. Аларның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланачак, ә батырлыклары яшь буын өчен үрнәк булып калачак.
Ярыш нәтиҗәләре
2014 елгы яшүсмерләр:
22 кг:
1 — Нурислам Исламов (Мөслим)
2 — Никита Кузьмин (Минзәлә)
3 — Данис Мадьяров (Мөслим)
25 кг:
1 — Гумар Маликов (Актаныш)
2 — Айдан Петров (Мөслим)
3 — Радель Гилязов (Әлмәт)
30 кг:
1 — Айдан Сәетгалиев (Мөслим)
2 — Камиль Гафуров (Мөслим)
3 — Румиль Шаяхметов (Мөслим)
40 кг:
1 — Умар Рузибаев (Актаныш)
2 — Илья Новиков (Минзәлә)
3 — Аяз Гатауллин (Әлмәт)
46 кг:
1 — Сулейман Белалов (Әлмәт)
2 — Айназ Гайфиев (Актаныш)
3 — Азамат Садретдинов (Мөслим)
50 кг:
1 — Рузаль Халиуллин (Мөслим)
2 — Артем Костюков (Минзәлә)
60 кг:
1 — Дамир Гиниятов (Әлмәт)
2 — Ислам Кашапов (Әлмәт)
3 — Юсуф Габдрахманов (Әлмәт)
2012–2013 елгылар:
30 кг:
1 — Муса Малихов (Актаныш)
2 — Әмир Валеев (Мөслим)
3 — Тигран Зарипов (Азнакай)
55 кг:
1 — Әмир Салахов (Әлмәт)
2 — Реналь Гилязов (Әлмәт)
3 — Самат Шаяхметов (Мөслим)
65 кг:
1 — Искәндәр Сәетгалиев (Мөслим)
2 — Радмир Факаев (Минзәлә)
3 — Алмаз Гараев (Әлмәт)
2010–2011 елгылар:
60 кг:
1 — Арсен Закиров (Актаныш)
2 — Тимур Шаймарданов (Мөслим)
3 — Нияз Насиров (Актаныш)
100 кг:
1 — Данияр Фазуллин (Актаныш)
2 — Камиль Карамов (Мөслим)
3 — Ренат Валиуллин (Актаныш)
Команда нәтиҗәләре:
1 урын — Мөслим
2 урын — Актаныш
3 урын — Әлмәт
4 урын — Минзәлә
5 урын — Азнакай
Ярыш ахырында төп бүләк — велосипед — җирәбә аша уйнатылды. Аның иясе Мөслимнән Искәндәр Сәетгалиев булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев