Мәгариф яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яңартылган Актанышның беренче мәктәбендә Белем бәйрәме: Яңа уку елы котлы булсын!
Бүген Актанышның беренче урта мәктәбе Белем бәйрәмен өр-яңа киемнән каршылый. Татарстан Республикасындагы «Капиталь ремонт» программасы кысаларында Актанышның беренче урта мәктәбендә 35 миллион 960 мең сумлык төзү- төзекләндерү эшләре башкарылды. Яңартылган уку йортында узган Белем бәйрәмендә Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов катнашты, коллективка котлауларын җиткерде.
-
Актаныш районы укучыларын яңа уку елында мәктәпләргә йөртәчәк автобус маршрутлары артты
Актаныш районы укучыларын яңа уку елында мәктәпләргә йөртәчәк автобус маршрутлары артты. Бу хакта Актаныш районы башкарма комитетының гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм кисәтү комиссиясендә әйттеләр.
-
Яңа уку елында Актаныш районының барлык мәктәпләрендә музей бүлмәләре, почмаклары ачылачак
Бүгенге көн вәзгыятендә яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе бик актуаль. Балаларда патриотизм хисләрен коры фактлар белән генә тәрбияләп булмый. Бу уңайдан мәктәп музейларының роле, һичшиксез, зур. 14 мәктәптә туган якны өйрәнү музее, сугышчан дан почмаклары булдырылды. Яңа уку елында Актаныш районының барлык мәктәпләрендә дә музей бүлмәләре яки музей почмакларын ачу максаты куелды.
-
«Бүләк» ял аланының «Алдынгылар хәрәкәте» агымы киләсе җәйгә кадәр балалар белән саубуллашты
Бүген «Бүләк» ял аланының «Алдынгылар хәрәкәте» агымы киләсе җәйгә кадәр балалар белән саубуллашты.
-
Актаныш районы педагогик хезмәткәрләре конференциясе мәктәпләрнең уңышларын барлаучы күргәзмәдән башланды
Яңа уку елы алдыннан Актаныш районының педагогик хезмәткәрләре традицион август конференциясенә җыелды.
-
Актанышның «Бүләк» лагеренда ял итүчеләр Россия Флагы көнен бәйрәм итте
Актаныш районының «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда Россия Флагы көнен билгеләп үттеләр. Патриотик рухтагы тантаналы чараны Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары оештырды.
-
Мәктәпләрне караганда: Актанышның икенче мәктәбе «Татнефть» грантына химия, биология кабинетларына ремонт ясаган
Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район үзәгендәге уку йортларының яңа уку елына әзерлегенә бәя бирде.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясен каршылап: Актаныш районында яңа уку елы алдыннан ике «Үсеш ноктасы» үзәге ачылачак
“Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында Актаныш районы мәктәпләрендә яңа уку елында 10 инновацион цифрлы белем бирү «Үсеш ноктасы» үзәге эшләячәк. Аларның сигезе элегрәк ачылган булса, әлеге уку елында шуларга тагын икәү кушыла.
-
Укытучыларның август киңәшмәсен каршылап: Башлангыч сыйныфта бүгенге вазгыятьтә ничек белем һәм тәрбия бирергә?
Һөнәрләрнең бар җайлысы, һөнәрләрнең бар яхшысы, һөнәрләрнең бар авыры... Ә укытучы хезмәте - изге һөнәрләрнең берсе. Шулай булмыйча мөмкин түгел, укытучы шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы, укучыга юл күрсәтүче.
-
Балалар бакчалары мөдирләре киңәшмәсендә
Узнан атнада «Алтынчәч» балалар бакчасында педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе кысаларында балалар бакчалары мөдирләренең секция утырышы узды.
-
Педагогларның традицион август киңәшмәсен каршылап: Актаныш тәрбиячеләре заманча мәктәпкәчә белем бирү турында сөйләште
8 нче август көнне 1 нче санлы балалар бакчасында «Заманча мәктәпкәчә белем бирү: Федераль мәктәпкәчә белем бирү программасы шартларында тәрбия, белем бирү һәм үсеш эчтәлеген яңарту» темасы астында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең август секцион киңәшмәсе узды.
-
Актаныштагы «Бүләк» аланының дүртенче агымында патриотик һәм мәдәни чаралар узды
Актанышның «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагереның дүртенче агымында ял итүчеләр патриотик һәм мәдәни чараларда актив катнашты.
-
Актаныш гимназиясенең «Алмаз» геологлар командасы зур уңышларга иреште
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның «Алмаз» геологлар командасы Әлмәт районында узучы яшь геологларның X республика ачык кыр олимпиадасында катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәтте.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары кабаттан БДИ тапшыра
Быел мәктәпне тәмамлаган 116 меңнән артык укучы алган балларын арттырырга уйлаган.
-
Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган укучыларга күпме түләнәчәк?
Быел Татарстанда 315 чыгарылыш укучысы бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырды. Шулай ук 16 укучы - 2 фәннән, 2 укучы 3 фәннән 100шәр баллга тапшырды. Ягъни 200 һәм 300 баллга