Сез- Безнекеләр! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген Актанышыбызның горурлыгы, “Моң патшабикәсе” Әлфия Авзалова туган көн!
Бүген, 15 гыйнварда Актанышыбызның горурлыгы, татар халкының “Моң патшабикәсе” Әлфия Авзалова туган көн.
-
Якташыбыз Рәдис Хашимов Татарстан Республикасы Рәисенең югары бүләгенә лаек булды
Якташыбыз, «Автокросс 116» дөньякүләм ярышын оештыручы Рәдис Хашимовка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.
-
«Актаныш-информ»да тагын бер җиңү!
2025 ел хезмәттәшебез Ләйсән Газизова өчен аеруча уңышлы ел булды. Аның һөнәри казанышлары арасында республика һәм Бөтенроссия конкурсларында ирешелгән җиңүләр бар. Яңа ел алдыннан бу исемлек тагын бер әһәмиятле казаныш белән тулыланды.
-
Актаныш районы башлыгы журналистларны җиңүләре белән котлады
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбыз журналистларын – «Актаныш-информ» корреспондентларын Россия һәм республика конкурсларында ирешкән җиңүләре белән котлады. Ул райондашларыбызның югары һөнәри осталыгын, үз эшләренә тугрылы булуларын, район тормышын республика һәм ил күләмендә объектив, эчтәлекле һәм объектив яктыртуларын билгеләп үтте.
-
Якташларыбыз «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге медале белән бүләкләнделәр
Татар мәдәниятен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен якташларыбыз, иҗат эшлеклеләре Айгөл Әхмәтгалиева һәм Әлфия Ситдыйкова «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге медале белән бүләкләнделәр.
-
Яшәсен татар театры!
Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында әлмәтлеләр безгә бик күңелле тамаша күрсәттеләр.
-
«Актаныш-информ»ның биш хезмәткәре Яңа медиа фестивалендә катнаша
«Актаныш-информ»ның биш хезмәткәре иҗат һәм инновацияләргә багышланган Яңа медиа фестивалендә катнаша.
-
Мәскәүдәге якташыбыз «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде
Озак еллар Мәскәүдә яшәп, Россия Саклану министрлыгында гражданнар хезмәтендә хезмәт куючы, Ахун авылында туып-үскән якташыбыз, Эчке эшлэр бүлеге һәм ГСВГ ветераны булган, Исламов Фәрит Зөфәр улы, Россия Федерациясе Саклану Министры А. Белоусов тарафыннан «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
-
Махсус хәрби операция ветераны Әлфис Шәйхелмәрдәнов Актаныш ярминкәсендә үзе үстергән балык белән сату итте
Бүген Актанышыбызда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли. Районыбыз хуҗалыклары, агрофирмалар, сәнәгать предприятиеләренең алтын куллы, уңган, булган хезмәтчәннәре- үз куллары белән җитештергән товарларны халкыбызга тәкъдим итә. Алар арасында махсус хәрби операция ветераны Әлфис Шәйхелмәрдәнов та булу аеруча куанычлы.
-
Актаныш- Түбән Кама арасын якынайтып: Шагыйрә Рәмзия Вәлиеваның иҗат кичәсеннән безнең репортаж
Бүген Актанышның үзәкләштерелгән китапханәсе әдәбият, мәдәният һәм сәнгать иленә әверелде. Биредә якташыбыз, Илчебай авылы кызы, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче шагыйрә Рәмзия Вәлиеваның иҗат кичәсе узды. Рәмзия Галимҗан кызының 65 яшьлегенә багышланган «Туган яктан илһам алып» дип аталган очрашу Актаныш белән Түбән Кама арасына дуслык күпере сузды.
-
Якташыбыз Әлфия Авзаловага Казанда һәйкәл куячаклар
Филармония бакчасында Әлфия Авзаловага һәйкәл куячаклар.
-
Актаныш гимназиясе укучылары «Глаголица» XII Халыкара әдәби конкурсында җиңде
Г. Камал исемендәге Татар академия театрының яңа бинасында «Глаголица» XII халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләре бүләкләделәр. Алар арасында Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары да бар.
-
Актанышның данлыклы укытучылары хөрмәтләнде (исемлек)
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен алдынгы педагогларыбыз Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары, Актаныш районы башлыгы бүләкләренә лаек булды.
-
«Туган як» музеенда 100 яше тулу уңаеннан Кәрам Гариповны искә алдылар
Бүген «Туган як» музеенда Кәрам Гариповның тууына 100 тулуга багышланган кичә узды. Кәрам Гариф улының якты истәлегенә багышланган чарада аны якыннан күреп белгән райондашларыбыз истәлекләре белән уртаклашты, якты хатирәләрнең берсе дә онытылмаган, менә шундый райондашларыбызның фидакарьлеге белән барлыкка килгән дә инде ул бүгенге матур авыллар.
-
Казанда Актаныш якташлар җәмгыяте бәйрәме булды
Казанда Актанышның якташлар җәмгыяте бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм чарасында концерт программасы, милли уеннар, спорт ярышлары узды.