Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез- Безнекеләр!

Дөньякүләм танылган марафончы Фирая Солтанова-Жданованың дусты Гүзәл Шәвәлиева истәлекләре белән уртаклашты

Дөньякүләм танылган марафончы, 1996 елда Атлантада узган Олимпия уеннарында катнашкан якташыбыз, Түке авылы кызы Фирая Солтанова-Жданова турында аның якын дусты, Актанышта яшәүче Гүзәл Шәвәлиева җылы истәлекләре белән уртаклашты. Гүзәл апа якташыбыз кубогына оештырылган җиңел атлетика эстафетасында катнашучыларга Фирая Солтанованың сәламнәрен җиткерде.

 

— Бүген безнең өчен бик истәлекле көн. Фираяның туган көне, юбилее. Яшен әйтеп тормыйбыз инде, әмма бик күркәм дата, — дип башлады ул сүзен.

Гүзәл ханым сөйләвенчә, алар Фирая апа белән яшь чактан ук таныш:
— Без аның белән бергә укыдык, институт елларында да аерылмадык. 80нче елларда дүрт ел буе бергәләп традицион эстафеталарда катнаштык. Ул вакытта Казанда хәтта транспортлар туктап тора иде, чөнки бу зур спорт вакыйгасы була иде. Мин беренче этапта йөгерәм, ә Фирая өченче этапта чыгыш ясый иде, — дип искә алды ул.

Дуслык еллар буе сакланган:
— Ул безнең туйда шаһит кыз булды. Институтны тәмамлагач, мин Актанышка кияүгә чыктым, ә Фирая зур спортка китте — марафон дистанцияләрендә йөгерде. Хәзер ул Америкада, Флорида штатында яши. Аның гаиләсе бар: улы Семён да әнисе юлыннан китеп, марафон йөгерә, — дип сөйләде Гүзәл Шәвәлиева.

Аның әйтүенчә, Фирая белән бүген дә элемтә өзелмәгән:
— Без гел аралашып торабыз. Ул үзе дә шалтыратып: “Минем исемнән барысын да котлагыз, изге теләкләремне җиткерегез”, — диде. Ул бик тормыш сөючән, ачык күңелле кеше, — дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Гүзәл ханым шатлыклы хәбәр белән дә уртаклашты:
— Фирая быел Сабантуйга кайтырга җыена. Башта Чаллыда булачак, аннары безгә дә киләчәк. Җәй буе бездә кунак булырга ниятли, — диде ул.

Бүгенге көндә Фирая Солтанова-Жданова спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнмәсә дә, үзе өчен йөгерүен дәвам итә. Ә аның улы Семён марафон дистанцияләрендә чыгыш ясый.

— Мин бүген бирегә зур шатлык хисләре белән килдем. Фирая минем өчен бик якын кеше, без гомерлек дуслар. Аның сәламнәрен, котлауларын яшь спортчыларга да җиткердем. Барыбызга да исәнлек-саулык, тигез тормышлар насыйп булсын, — дип тәмамлады сүзен Гүзәл Шәвәлиева.

Фирая Солтанова-Жданованы без дә юбилее белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, тыныч, матур тормыш телибез! Улыгызның куанычларын күреп озак яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев