«Актаныш-информ» журналисты Мәскәүдә узган бәйрәм тантанасыннан махсус бүләк белән кайтты.
«Тәвәккәлләп чыгып киттек»
Мәскәүгә бару карары җиңел генә кабул ителми. Юл ерак, чыгымнар да бар, ә конкурс нәтиҗәләре алдан билгеле түгел. Шулай да якыннарының ярдәме һәм үзенә булган ышаныч журналистны юлга кузгалырга этәрә.
— Бүләкләү тантанасына чакыргач, икеләнеп калдым: барыргамы, бармаскамы? Юл ерак, акча да кирәк. Җиңүчеләр рәтенә керә алырмынмы — анысы да билгесез. Ирем Ленар: «Тагын кайчан мондый җиргә чакыралар әле?» — дигәч, тәвәккәлләп чыгып киттек, — дип уртаклаша Ләйсән Газизова.
Мәскәүгә баруына ул бер дә үкенми. Бүләкләү кичәсенә кадәр башкала белән якыннан танышу мөмкинлеге дә була. Райондашларыбыз Кызыл мәйданда, «Зарядье» паркында, ГУМда һәм ВДНХда булып, башкаланың гүзәллеген күреп сокланалар.
38 финалист арасында — Актаныш журналисты
Кич белән финалистларны «Мәскәү фольклор үзәге»ндә узган бәйрәм тантанасына чакыралар. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган каләм ияләрен җылы каршы алалар. Оештыручылар һәркем үзен иркен һәм рәхәт хис итәрлек бәйрәм мохиты тудыра.
Тантанада Ләйсән Газизова махсус бүләккә лаек була. Жюри әгъзасы, язучы һәм тарихчы Ольга Семенова Актаныштан килгән журналистка үзенең яңа гына дөнья күргән китабын һәм акчалата премия тапшыра.
Бу бүләк — журналистның иҗади хезмәтенә, язган материалларына һәм һөнәри осталыгына бирелгән бәя. «Улица Московская» конкурсының финалында катнашу үзе үк яңа танышулар, тәҗрибә һәм киләчәккә илһам чыганагы булып тора.
Җыр-моңга бай бәйрәм
Бәйрәм программасы финалистларда матур тәэсирләр калдыра. Кунаклар «Русь» һәм «Ярмарка» фольклор ансамбльләренең чыгышларын карап хозурлана. Халык иҗаты белән заманча сәхнә сәнгате бергә үрелеп барган кичә һәркемгә күңел күтәренкелеге бүләк итә.
Бәйрәмнең иң көтеп алынган кунагы — Россия эстрадасы йолдызы, яшьлек җырчысы Марина Хлебникова була. Кичәдә катнашучылар аның танылган җырларына кушылып җырлый, яшьлек хатирәләренә бирелә.
Тантананы «Московская правда» нәшрият челтәре баш мөхәррире Шод Саидович Муладжанов алып бара. Аның үзе җитәкләгән газетасына, коллективына, журналистикага, замандашларына булган мәхәббәте, эшенә бирелгәнлеге һәм энергиясе финалистларда соклану уята.
Ләйсән Газизова өчен Мәскәү сәфәре махсус бүләк алудан гына гыйбарәт түгел. Бу — үз хезмәтеңнең бәяләнүен тою, хезмәттәшләр белән аралашу, яңа тәэсирләр туплау һәм тагын да зуррак иҗади максатлар куярга көч алу мөмкинлеге.
«Актаныш-информ» коллективы хезмәттәшебезне әлеге уңышы белән котлый, киләчәктә дә каләме үткен, иҗаты нәтиҗәле булуын тели!
Нет комментариев