Чаллы кабат Актаныш сәләтенә сокланды: «Сабан туе гүзәле — 2026» титулын Яңа Әлем кызы Эльвера Миннегалиева яулады!
Яр Чаллы шәһәрендә быел 32 нче тапкыр оештырылган «Сабан туе гүзәле» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Милли мәдәниятне, тирән гореф-гадәтләребезне һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен берләштергән әлеге абруйлы конкурста олы җиңүне Актаныш кызы, Яңа Әлем авылында туып-үскән Эльвера Миннегалиева яулады!
Хөрмәтле укучылар, быел Чаллы мәйданы тулысынча Актанышныкы булды дияргә мөмкин! Сабантуйның абсолют батыры исеменә дә безнең якташыбыз — БРИКС уеннары җиңүчесе, дөнья чемпионы Азат Габдрәшитов лаек булган иде.
Спортта да, гүзәллектә дә Актаныш һәрвакыт алда!
«Сабан туе гүзәле» бәйгесенең финалы Яр Чаллының данлыклы «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Төп титул өчен 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге иң сәләтле һәм кыю 8 кыз көч сынашты. Эльвера конкурсның барлык этапларында да үзен бик яхшы яктан күрсәтте: сәхнәдә сөйкемлелеге һәм татар телендә матур сөйләшүе белән сокландырды; үзенчәлекле иҗади номерлар тәкъдим итте; милли киемнәрдән аеруча нәфис итеп дефиле этабын үтте.
«Сабан туе гүзәле — 2026» конкурсы җиңүчесе Эльвера Миннегалиева — сәхнә йолдызы гына түгел, үзен җитди һөнәрдә дә тапкан кыз. Ул Яр Чаллы шәһәрендәге данлыклы «КАМАЗ» ГАҖнең Логистика үзәгендә кадрлар белән идарә итү бүлеге инженеры булып хезмәт итә.
Шәһәр халкы һәм бәйгене оештыручылар аеруча кызыклы һәм зур мәгънәгә ия бер фактны билгеләп үттеләр: нәкъ менә быел данлыклы КАМАЗ йөк машиналары чыга башлауга 50 ел тула. Әлеге олы юбилей елында автогигантның үз хезмәткәре, яшь һәм тырыш инженер кызның бәйрәм гүзәле булып сайлануы бик символик бәхет булды.
Актанышлылар чын күңелдән горурлана!
Районыбыздан чыккан кызларның зыялылыгы, сылулыгы һәм хезмәт сөючәнлеге һәрчак югары бәяләнә. Без, Актаныш халкы, якташыбыз Эльвера Миннегалиеваның бу гүзәл һәм лаеклы җиңүе белән чын күңелдән горурланабыз!
Эльверага хезмәт юлында зур уңышлар, иҗади дөньясында яңа дәрәҗәләр, какшамас сәламәтлек һәм зур бәхетләр телибез. Районыбыз данын республика күләмендә күтәргән гүзәлебезнең уңышлары яшь кызларыбыз өчен яңа этәргеч һәм соклану үрнәге булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев