Вакыйга рубрикасы буенча яңалыклар
-
Агыйделдә боз кузгалды (фото һәм видеолар)
Агыйделдә боз кузгалуын актанышлылар кар эри башлау белән зарыгып көтә. Быелгы иртәләп килгән яз табигатькә үз төзәтмәләрен кертте. Ел саен апрель уртасында боз китү быел 29 мартка туры килде.
-
Актанышның 2нче санлы мәктәп укучысы Рәисебезгә экскурсия үткәрде
Кичә, Актанышның 2нче санлы мәктәбенең 9А сыйныф укучысы Илнур Әмирханов Казан Кремелендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Эрмитаждан килгән тарихи экспонатлар экскурсиясен үткәрде.
-
Актаныш «Лачын»нында патриотик рухта зур хоккей турниры(БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген, «Лачын» өсте ябык боз сараенда Украинада, Төньяк Кавказда һәм Әфган мәхшәрләрендә катнашучыларның якты истәлегенә хоккей турниры уза. Биредә Актаныш командасы белән беррәттән Казан шәһәреннән командалар да катнаша. Казанлылар, Эчке эшләр министрлыгының «Динамо», Югары судның «Фемида» һәм «Чайка» командалары хоккейчылар Актаныш бозына чыктылар. Үзебезнең «Лачын» хоккейчылары да сынатмады.
-
Фирдүс Тямаев: «Ярдәмне махсус хәрби операция зонасына ук алып барып бирәбез»
Хәзерге минутларда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында уза торган «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонына «Болгар радиосы» студиясеннән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм махсус хәрби операциядә катнашкан егет Әлфис Мурзин кушылды.
-
«Актаныш авазы» телевидениесе «Бәхетле балачак» тапшыруын ачты
Урындагы телевидение төрле яшьтәге якташларыбыз категорияләренә туры килешле тапшырулары һәм сюжетлары белән тамашачы күңелен яулаган массакүләм мәгълүмат чарасы. Һәрчак иҗади эзләнүдә булган, бердәм коллектив бүген дә менә бик күркәм «Бәхетле балачак» тапшыруына старт бирде. Хәерле сәгатьтә, башлангыч уңышлы булсын, коллегалар!
-
«Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык бәйрәменнән безнең репортаж
«Актаныш таңнары» газетасының 90 еллыгы уңаеннан тантаналы чара уза.
-
Бүген «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык бәйрәме уза
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара уза.
-
«Актаныш-информ»да кунакта- актив укучыларыбыз
«Актаныш-информ» сайтының уникаль караучылар саны 3500дән артып китте. Сайтка керүчеләрнең географиясен карасак, анда районыбыз, республикабызда гына яшәүчеләрдән тыш, Россиянең бездән бик ерак төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне күрергә була. Безнең сайтыбызның максаты- вакытында һәм дөрес информация җиткерү.
-
2023 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 585 млн сумга 8 яңа спорт объекты төзеләчәк
Татарстанда «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә соңгы биш елда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны 10 процентка артты һәм бүген 57,8 процентны тәшкил итте. tozelacak-5866552
-
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова Рәшидә Кәримованы 95 яшьлек юбилее белән котлады (фото һәм видео)
90, 95, 100 яшьләрен тутырып озын гомерлеләр сафын тулыландыручылар районыбызда арта бара. Бүген Яңа Әлем авылында яшәүче Рәшидә апа Кәримова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды.
-
Без кабызган утлар якты янар хезмәт илендә: Алдынгылар җыеныннан безнең репортаж
Бүген районыбызның төрле һөнәр ияләре «Алдынгылар слеты»нда мактауларга һәм хөрмәтләүләргә лаек булдылар.
-
Алар- үз һөнәрләренең осталары: Алдынгылар җыенында хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкәннәрне хөрмәтләделәр
Районыбызның төрле тармакларында тырыш, фидакарь хезмәт куйганнарның һәрберсенә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Үз һөнәренең остасы» статуэткасы һәм акчалата бүләк тапшырды.
-
Безнекеләр җиңүгә лаек: Райондашларыбыз Әскәровлар өчен тавыш бирик!
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы игълан иткән «Ә безнең ишек алдында» бәйгесендә райондашларыбыз да катнашты. Тавыш бирү 18 гыйнварга кадәр озынайтылды. Әйдәгез, тагын бер талпынып алыйк, райондашларыбыз өчен тавыш бирик!
-
Әсгать Сәфәров журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады.
-
«Актаныш-информ»ның 2022 елда иң күп комментарий җыйган посты белән танышыгыз
«Актаныш-информ» район, республика вакыйгаларын бик тиз һәм объектив яктыртучы мәгълүмат челтәре.