Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

13 һәм 14 ноябрьдә кояш активлыгы янә артачак

5 ноябрь көнне Актаныш районында яшәүчеләр 20.00 сәгатьтән соң гаҗәпләнеп, сокланып күк йөзен каплап алган Төньяк балкышын күзәтте.

Бу табигать могъҗизасы 13 һәм 14 ноябрьдә дә кабатланырга мөмкин, ди белгечләр. Чөнки бу көннәрдә кояш активлыгы тагын артып алачак. 

Төньяк балкышы безнең районда гына түгел, республикада, Россиянең кайбер төбәкләрендә күзәтелгән. Балкышның күпчелек өлеше алсу кызыл төстә, яшел төстәге өлеше дә бар.

Ләкин бу табигый төньяк балкышы түгел. Кояшта G4 классындагы бик көчле магнит бураны бара. Галимнәр аның дулкыны җиргә 6 ноябрьдә килеп җитәчәк дип фаразлаган. Әмма балкышның тизлеге зур, шуңа да 5сендә үк безнең күкләрне бизәгән. 

8 ноябрьдә 4 баллы магнит давылы башланачак, ул 9 ноябрьдә тәмамланачак. 10 ноябрьдә магнит давылының интенсивлыгы 3 балл булачак, метео сизгер кешеләр, өлкәннәр һәм балаларга аның тәэсире сизеләчәк.13 һәм 14 ноябрьдә кояш активлыгы янә арта, ә менә 15енә бер баллга кадәр төшәчәк.

Моңа кадәр Төньяк балкышы 23 апрельдә һәм 25 сентябрьдә дә күренгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев