Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Райондашларыбыз XII Республика ифтарында катнашып кайттылар

Бүген Рамазан аеның 22 нче көне. Ураза тотучы дин кардәшләребез ифтар мәҗлесләрендә, тәравих намазларында бер-берсе белән күрешеп, хак динебез исламның хакыйкатенә тагы да ныграк төшенә, инана, вәгазьләнеп күңелләрен пакъли. 29 нчы март көнне бер төркем райондашларыбыз Казанга XII Республика ифтарына бардылар.

Әлеге мөһим чарага ерак араларны якын итеп республикабызның төрле шәһәр -районнарыннан 12 меңнән артык мөселман килгән иде.

Актаныш районы мөслим-мөслимәләре белән ифтар мәҗлесенә махсус хәрби операциядә вафат булган, хәбәрсез югалган һәм җәрәхәтләнү алган егетләребезнең якын туганнары да барды. Райондашларыбыз, Аллага шөкер, исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайттылар. Республика ифтарын күңелле, мәгънәле һәм югары дәрәҗәдә оештыруда өлеше кергән һәрбер кардәшебезгә рәхмәтләрен җиткерә алар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев