Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Язгы чакырылыш белән хәрби хезмәткә китүчеләр бүген медицина тикшеренүе уза

1 апрельдән хәрби чакырылыш белән бәйле законнарга үзгәрешләр керде. Әлеге яңалыклар белән танышу максатыннан район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов белән очрашып әңгәмә кордык.

Бүген, 1 апрельдән районыбызда хәрби хезмәт сафларына язгы чакырылыш башланды.

Ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. 

1 апрельдән хәрби хезмәткә 18- 30 яшькә кадәрге ир-егетләр чакырыла башлый

Быелгы язгы чакырылыш белән бәйле яңалык- армиягә алынучыларның яше 18 яшьтән 30 яшькәчә, элек ул 27 яшькә кадәр иде.  

 

Язгы чакырылыш белән хәрби хезмәткә китүчеләр медицина тикшеренүе уза

Хәрби комиссариатта хәзерге вакытта язгы чакырылыш буенча армиягә алыначак егетләр медицина тикшеренүе уза. 18 яше тулган гражданнарның сәламәтлек торышын стоматолог, дерматолог, невропатолог, хирург, колак һәм күз табиблары, психиатр, терапевт карый.

- Авыл егетләре булгач, чакырылучыларның күбесе сау-сәламәт, физик яктан ныклы. Сәламәтлекләре белән проблемалар туса, борчыласы түгел, табиблар тагы да тирәнтен тикшеренү өчен егетләргә Казан, Чаллы хастаханәләренә юллама бирәчәк. Табиб булачак солдатларның сәламәтлеге турында нәтиҗә ясагач, районның чакырылыш комиссиясе һәр егет буенча фикерләшү үткәрә. Гаиләдә проблема булганда, ятимлек, опекунлык белән бәйле мәсьәләләр килеп чыкканда чакырылыш комиссиясе отсрочка бирергә дә мөмкин,- ди Ленар Әхмәтҗанов. 

Язгы чакырылыш буенча армиягә егетләрне апрель ахырыннан июнь ахырына кадәр озатачаклар. 

-Элек хәрби хезмәттә булмаган, медицина комиссиясе узмаган егетләр район хәрби комиссариатына килсеннәр, сәламәтлекләре яхшы булса, аларны хәрби хезмәткә җибәрәчәкбез.

Качып йөрү тормышыгызда бик күп уңайсызлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Хәрби хезмәттән качып йөргән егетләргә 2023 елның ноябреннән административ штрафлар күләме дә артты. Элек 3 мең сумга кадәрге булган штрафлар хәзерге көндә 30 мең сумга кадәр җитте,- дип бу хакта егетләрне кисәтте Ленар Сәмигулла улы.

Хәрби хезмәткә һөнәр белән!

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләр. Хәрби комиссариат көзге чакырылышка калган егетләрне,  документларын рәсмиләштереп, Казан, Түбән Кама, Чаллы, Лениногорск шәһәрләрендә "С" категорияле машина йөртүче һөнәренә укыта ала. Машина йөртүче һөнәрен үзләштергән егетләр шофер булып хезмәт итәчәкләр. Хезмәт итү чоры хезмәт стажына керә.

 

Бер елга хезмәт итәргә алынганнар Украинадагы махсус хәрби операциягә кертелми

18 яше тулып хәрби хезмәткә алынган егетләр Калининрадтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр Россия Федерациясе территориясендә  хезмәт итәчәкләр. Бер елга хезмәт итәргә алынучы егетебезнең берсе дә Украина территориясендәге хәрби операциягә кертелмәячәк.

- Махсус хәрби операциягә бары тик мобилизацияләнгән, Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар гына бара.  Контракт төзүчеләргә бер тапкыр 195 мең сум акча түләнә. Шулай ук ай саен 30 мең сум акчалата хезмәт хакы, ә Украина территориясенә кереп хезмәт иткәндә ай саен 205 мең сум хезмәт хакы түләнә. Егетләр ярты ел саен вакытлыча ялга кайта, хәрби комиссариатта билгеләнгәннән соң 15 көн отпускада булып янә операция зонасына китәләр,-дип берьеллык хәрби хезмәткә улларын җибәрәчәк әти-әниләргә үз фикерләрен әйтте Ленар Әхмәтҗанов.

Россиянең кайбер төбәкләрендә  Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон форматта хәрби хезмәткә чакыру җибәрелә башлады. Татарстанда әлеге яңалык көзге чакырылыш вакытында гамәлгә керәчәк. 

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев