Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Спорт илендә: Спорт белән дус һәм актив булу модада

Татар Суыксу җирлегендә Айнур Бикмөхәммәтов призына волейбол турниры үткәрелгәнен хәбәр иткән идек инде.

Бүген исә биредә җиңүләр яулаган командалар исемлеге белән таныштырырга булдык. Егетләр командаларыннан:

  • 1 урында — Татар Суыксу җирлеге;
  • 2 урын — Илеш районы;
  • 3 урын — Актаныш.
  • Кызлар командалары арасыннан иң көчле, иң җитезләр булып танылдылар:
  • 1 пьедесталда — Илеш районы;
  • 2 пьедесталда — Актаныш;
  • 3 пьедесталда — Сарман районының Әлмәт авылы.

— Үзебез укып-үскән мәктәптә ел саен бу ярышларны үткәрәбез. Еллдан-ел спортчылар һәм җанатарлар күбрәк җыела. Уеннар, гадәттә, кызу бара. Быел 7 егетләрдән торган һәм 3 кызлар командасы катнашырга теләк белдерделәр. Тирә-як районнар, авыллар килдде. Туган җирлегебез алга таба да үсештә булсын иде. Туган ягыбызны яратуны матур эшләр белән исбат итик, ди игелекле райондашыбыз Айнур Ирек улы.

— Безнең җирлектә әлеге турнир 5 еллап рәттән уздырыла. Безнең халык бик актив. Аеруча яшьләр гел хәрәкәттә, туган җирләре өчен җан атып яшиләр. Ярышларда Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Сарман һәм Башкортстан Республикасының Илеш төбәкләреннән актив командалар катнаша. Спортчыларыбыз ярышлардан һәрчак бик кәнәгать. Бу волейбол ярышын елның-елында аеруча көтеп алалар, командалар үзара дуслашалар, ямьле итеп аралашалар. Елның һәр фасылында ярышлар оештырабыз. Иганәчеләребезгә — ихлас күңелдән зур рәхмәт! Эшләре уңышлы барсын, диде Татар Суыксу авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Гүзәлия Хәмматуллина. — Киләчәктә дә авылларыбыз яшәеше җанлы булсын иде, дигән теләктәмен. Безнең хөрмәтле якташыбыз Айнур Бикмөхәммәтов сабантуйларыбызга да олы ярдәм күрсәтә. Башка гозерләр белән мөрәҗәгать иткән чакта да ярдәм күрсәтә, якташларын хөрмәт итә, чын шәхес. Сау-сәламәт булып, иминлектә һәм бәрәкәтле тормышта яшәсен!

— Илеш районының үзәге Югары Яркәйдә спорт комплексы да, якты һәм заман таләпләренә җавап бирерлек заллар да бар. Гомумән, спортның бик күп төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Аеруча бездә волейбол бик популяр. Кызлар командасы да, егетләрнеке дә бар. Командаларыбыз көчле генә. Җиңүләр яулап киләбез, шөкер. Күрше-тирә районнарга да еш кына ярышларга барабыз, ди оста волейболчы Ринат Мохтасаров.

Сез фотосурәттә күргән Азалия Хәкимова һәм Илвина Ризвановалар исә кызлар командасы составында Илеш данын яклыйлар: 

— Без волейбол ярышларын, турнирларын бик яратабыз. Төрле спорт чараларында бик актив катнашабыз. Яңарак кына Туймазыда(БР)) узган Беренчелеккә барып кайту насыйп булды. Без тренерыбыз, үзебезнең остаз — Рәмзия Вәгыйз кызы Шәйхлисламовага зур рәхмәтлебез. Ул безне һәр турнирга ныклап, әйбәт итеп әзерли. 

— Тренировкалар, күнегүләрегез даими үтәме? Әллә инде ярыш алдыннан гына җыелып аласызмы?


— Һәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга физкультура-сәламәтләндерү комплексында уза. Уйнар өчен барлык шартлар тудырылган. Тренировкаларыбыз төрле форматта оештырылып килә. Күнегүләр генә ясый торган көннәр дә бар, уйный торганнары да. Укыйбыз, кайвакыт соңга калып тренировкаларга киләбез. Ләкин бу шәп, файдалы, кызыклы спорт төренә вакыт бүләргә тырышабыз. 

— Волейбол — күмәк уен, ул команда да уйнарга өйрәтә. Игътибарлы булырга кирәк, тупның кайсы яктан килүен дә, алдан ук күзаллау мөһим. Шул ук вакытта, көчле, тәвәккәл һәм реакция тиз булырга тиеш, диде минем әңгәмәдәшләрем.

Спортчыларга алда да яңа биеклекләр яулауны, ныклык, тырышлык, һәм иң мөһиме, үз-үзегезгә ышану телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев