Актаныш

Актаныш районы

16+
Халкыбыз җәүһәрләре

Актаныш халкын, районыбыз кунакларын Карга боткасына чакырабыз!

1 май көнне 14:00 сәгатьтә Бүләк урманында күңелле һәм истәлекле «Карга боткасы» бәйрәме узачак!

Сезне милли бәйрәмебездә бай эчтәлекле программа, милли ризыклар, җылы аралашу һәм күтәренке кәеф көтә. Табигать кочагында узачак бу чарада һәркем үзенә кызыклы шөгыль табар: дуслар белән очрашу, гаилә белән ял итү, традицияләребезне искә төшерү өчен менә дигән мөмкинлек!

Бәйрәмдә тәмле ботка пешереләчәк, төрле уеннар, күңел ачу чаралары оештырылачак. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итә алачак.

Килегез, якыннарыгызны да чакырыгыз! Язны бергәләп, матур мизгелләр белән каршы алыйк.

Барыгызны да милли гореф-гадәтләребезне искә төшереп, күңелле ял итәргә чакырабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев