Яшь уйлап табучылар киләчәкне бүген төзи
Балалар иҗат үзәгендә узган “XXI гасыр кулибиннары” республикакүләм бәйгесенең район этабы быел да үзенең киң колачы, эчтәлеклелеге һәм иң мөһиме – балаларның фәнни-техник иҗатка булган зур кызыксынуы белән истә калды.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Автор фотосы.
Әлеге бәйге инде берничә ел дәвамында районда үткәрелеп, сәләтле укучыларны ачыклау, аларның инженерлык фикерләвен үстерү, иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен мөһим мәйданчык булып тора.
Быел бәйгегә 43 проект тәкъдим ителгән. Узган ел белән чагыштырганда бу сан артуы үзе үк балалар арасында техник иҗатка тартылу көчәюен күрсәтә. Катнашучылар – гади мәктәп укучылары гына түгел, ә инде бүгеннән үк үзләрен уйлап табучы, конструктор итеп сынап караучы яшь буын вәкилләре.
Катнашучылар үз проектларын тәкъдим итеп кенә калмады, ә аларның эшләү принципларын, практик әһәмиятен дәлилләп күрсәтте. Көндәлек тормышны җиңеләйтүче җайланмалар, инновацион уенчыклар, “акыллы” системалар жюрида да, тамашачыларда да зур кызыксыну уятты.
Балалар иҗат үзәге җитәкчесе Резеда Фәйзрахманова билгеләп үткәнчә, бәйге елдан-ел заман таләпләренә яраклаша:
– Без быел номинацияләрне киңәйттек. Ясалма интеллект, нейрочелтәрләр, виртуаль мохит, медицина, БПЛА юнәлешләре кертелде. Балаларның кызыксынуы да нәкъ менә шушы өлкәләргә юнәлә. Алар инде киләчәк технологияләре белән бүгеннән үк эш итә”, – ди ул.
Чыннан да, тәкъдим ителгән проектлар арасында “акыллы йорт” системалары, альтернатив энергия чыганаклары, экологияне саклауга юнәлтелгән эшләнмәләр, медицина өлкәсендәге тәкъдимнәр аеруча игътибарны җәлеп итте. Балалар көндәлек тормыш проблемаларын күрә һәм аларны хәл итү юлларын тәкъдим итә белә.
Жюри әгъзалары һәр эшне җентекләп бәяли. Биредә идеянең яңалыгы, актуальлеге, практик кулланылышы, техник яктан дөрес эшләнеше, шулай ук тәкъдим итү осталыгы исәпкә алына. Укучыларның күпчелеге проектларын презентацияләр, сызымнар, хәтта эшләп торган макетлар белән яклады.
ТРның Халык укытучысы, жюри әгъзасы Дилшат Мөхәммәдиев бу бәйгенең әһәмиятен аерым ассызыклый:
– “Кулибин” сүзе үзе үк бөек рус механигы, уйлап табучы Иван Кулибин исеменнән алынган. Ул үз вакытында сәгать механизмнары, күперләр, яктырткычлар кебек катлаулы приборлар уйлап тапкан. Бүгенге балалар да шул традицияне дәвам итә. Шуңа бу – гади конкурс түгел, бу – яшь уйлап табучылар мәктәбе. Бала нидер уйлап табарга тиеш, куллары белән эшләргә тиеш. Шул чакта гына ул үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрә. Кайбер проектлар киләчәктә патент алып, җитештерүгә дә кереп китәргә мөмкин, – ди ул.
Аның фикеренчә, мондый бәйгеләр балаларны тормышка әзерли, аларда мөстәкыйль фикерләү, җаваплылык һәм эзләнү сыйфатларын тәрбияли.
Кызыклы проектлар
Бәйгенең иң кызыклы эшләренең берсе – Актанышның 2 нче урта мәктәбе укучысы Мирхәйдәр Шәйхразыев тәкъдим иткән водород генераторы. Яшь уйлап табучы аны гади материаллардан үз куллары белән ясаган. Генератор суны электролиз ярдәмендә водород һәм кислородка тарката.
Мирхәйдәр үз проектын болай аңлата:
– Водород бик тиз яна. Аны двигательләрдә кулланып, бензинны экономияләргә һәм двигательне чистарак тотарга мөмкин. Бу ысул ярдәмендә һаваны күпмедер агулы газлар белән зарарланудан сакларга да мөмкин булачак. Мин киләчәктә водород белән генә эшли торган машина ясарга телим, – ди ул.
Аның сүзләренчә, бу җайланма медицинада да файдалы булырга мөмкин: сулыш системасын яхшырту, организмны савыктыру өчен куллану мөмкинлекләре бар. Укучы бу проект өстендә ярты ел эшләгән, тәҗрибәләр үткәргән, хаталар аша дөрес чишелешкә килгән.
Жюри әгъзалары да аның эшен югары бәяләде:
– Бу бик актуаль юнәлеш. Водород энергетикасы – киләчәк. Иң мөһиме – бала үзе эшләгән, аңлый, аңлата белә, – дип билгеләп үттеләр алар.
Тагын бер үзенчәлекле
проект – Актанышның 2 нче урта мәктәбе укучысы Фәрхәт Замановның “Дельфин-дрон” моделе. Ул су астында да, су өстендә дә хәрәкәт итә ала торган робот концепциясен тәкъдим итте.
– Мин универсаль җайланма ясарга телим: ул йөзә дә, су астына чума да, оча да ала. Моның өчен мин су асты роботлары тарихын өйрәндем, – ди ул.
Ә Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Риназ Әхмәтшин исә техникага булган мәхәббәтен балачактан ук үстергән. Ул комбайн макеты ясап, аны яктырткычлар, сигнал системалары белән җиһазлаган. Модель реаль техниканың эш принципларын чагылдыра: мәсәлән, бункер тулганда сигнал бирүче лампалар кабына.
– Киләчәктә мин төрле техник модельләрне тагын да катлаулырак итеп ясарга телим, – ди ул.
Катнашучыларның ата-
аналары һәм укытучылары да читтә калмый. Алар балаларга ярдәм итә, юнәлеш бирә, әмма төп эшне балалар үзләре башкара.
Бәйге барышында тәкъдим ителгән проектларның төрлелеге сокландыра: авыл хуҗалыгы техникасыннан алып, медицина җайланмаларына кадәр, альтернатив энергиядән алып “акыллы” көнкүреш приборларына кадәр – биредә фән һәм техниканың барлык юнәлешләре диярлек колачланган.
“Бу – күппрофильле олимпиада. Монда 18 номинация, һәркайсында берничә юнәлеш. Балалар үзләренең идеяләрен тормышка ашырырга өйрәнә”, – ди жюри әгъзалары.
Чыннан да, бүгенге укучы – иртәгәге инженер, конструктор, галим. Район күләмендәге бу кечкенә генә бәйге зур ачышларга беренче адым булырга мөмкин. Балаларның күзләрендә очкын бар, аларда – кызыксыну, тырышлык һәм иң мөһиме – киләчәккә ышаныч.
“XXI гасыр кулибиннары” бәйгесе моны тагын бер кат раслады: фән һәм техника үсеше нәкъ менә шушы яшь куллардан башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев