Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Казанда – печән базары, Байсарда – базар көне

Бу көннәрдә элеккечә базарлар кире кайтарылды. Халкыбызның милли гореф-гадәтләре яңарып, хәзерге көннең үзәк темасына әверелде.


Иске Байсарда атна саен базар гөрләп эшләгән. Ул олы юл өстендәге эре сәүдә үзәге саналган. Авыл кешеләре үзләре ясаган тәгәрмәчләр, балчык һәм агач савыт-сабалар, чабаталар, акбур һ.б. сата. Андрей бай кибетләре көн-төн сәүдә иткән.
Һөнәрчеләрнең кул эшләнмәләрен, агачтан ясалган кирәк-яракларны шушыннан килеп алганнар. Йон оекбаш, тагарак ише савыт-саба, шифалы үләннәр – барысы да булган базарда. Күрше-тирә районнардан, Оренбург өлкәсеннән килгән сәүдәгәрләр дә Байсар базарын үз иткән.
Быел Байсар халкы бу гореф-гадәтне янәдән кайтарды. 30 июль көнне мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Байсарда базар көне” дип исемләнгән бик кызыклы чара оештырылды. Унтугызынчы гасыр базары да нәкъ шушы урында үткәрелгән. 
Бу көнне бирегә халык күп җыелды. Авыл тарихы белән таныштылар, читтә яшәүче авылдашлар өчен күңелле күрешүләр дә истә калырлык. Сату-алучыларга бәйрәм концерты куәт биреп торды.

Филиза Гомәрованың әлеге язмасы белән "Актаныш таңнары" газетасының 5 август саныннан таныша аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев