Палас сугу остасы, остаз-укытучы
Райондашыбыз Ләйлә Галимова Лаеш районында узган “Җепләр бердәмлеге – хезмәт горурлыгы” кулдан нәфис тукучылык төбәкара фестиваль-конкурсында җиңү яулады.
Филиза ГОМӘРОВА
Конкурс быелның май аенда Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” рус халык бәйрәме кысаларында узды. Ләйлә Ренарт кызы “Юл ашъяулыгы” (“Скатертью дорога”) номинациясе “Профессионал” категориясендә (“Көзге кәеф” келәме) җиңү яулады. Бу номинациядә төрле палас, сөлге, япмалар белән катнашканнар.
Ләйлә Галимова үзенең өч эшен тәкъдим итә. Фотога төшереп, заявка тутырып, интернет аша җибәрә. Шуның берсен сайлап, аңа чакыру юллаганнар. Фестивальгә шул хезмәт җимешен алып бара.
Татар бәйгесе түгел, дип, башта аңа игътибар бирми ул. Элекке елларда конкурсантлар рус тематикасы, рус милли әйберләре белән генә катнашканнар. Быел үзгәреш кертелә: башка милләтләр дә кушыла. Ике этапта уза: беренчесе – онлайн форматта, икенчесе – Лаеш районында.
2025 елда көз көне станокта сугылган “Көзге кәеф” паласы райондашыбызга җиңү бүләк итте. Кызыл, сары, яшел, шәмәхә төсләрдән, геометрик бизәкләрдән торган җәймәнең үлчәме – 1,70 метрга
– Мондый чигелештәге паласлар, сөлгеләр хәзерге кулланышта юк диярлек. Музейларда күреп, үземә ошаган элекке эшләнмәләрне фотога төшереп алам да, хәзерге җиһазларда яңартып эшлим, – ди Актаныш сәнгать мәктәбе укытучысы, келәм туку остасы Ләйлә Галимова.
Осталыкка өйрәнү сере
Ләйлә Ренарт кызы “Россиянең чигелгән картасы” дигән проектта да уңышка ирешкән иде. Татарстанның картасын чигүдә катнашты ул.
– Шул проект кысаларында сөлге чиктек. Анда мин үзебезнең Актанышка кагылышлы үзенчәлекне чагылдырырга тиеш идем. Татар Суыксудан алынган сөлгене үрнәк итеп алдым. Ул эш хәзерге вакытта Казанда милли музейда саклана. Татар Ямалыдан алган үрнәкләрем дә бар. Бер музейда намазлык күрдем, бик ошады. Бер төстәге җеп белән, бик нәфис итеп чигелгән. Аны күчереп, рәсемен ясап, хәзерге тукымага төшереп, ирис җепләре белән чиктем.
– Кул эшенә осталык кайдан килә?
– Үземнең әбием кул эшенә бик оста иде, нәнәй дип йөрттек без аны. Әнием – Башкортстаннан. Өебез чигүле мендәр, сөлге, япмалар белән тулы иде. Кечкенәдән шуларны күреп, кызыксынып үстем, хәзер бу шөгылемне яратып башкарам. Кул эше күңелне тынычландыра; үзеңә рәхәтлек аласың, хәзерге күңелсез вакыйгалардан аерылып торасың. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү тагын да ныграк шатландыра.
– Келәм тукырга кем өйрәтте?
– Туку белән 2021 елда кызыксына башладым. Татарстаннан 15 кешелек делегация Кырымга симпозиумга бардык. Бер атна осталыкка өйрәнеп кайткач, Актаныш сәнгать мәктәбенә 5 станок алынды. Балалар белән шул станокта эшлибез.
2023 елда безне, “Өч келәм” (“Три ковра”) проектында, катнашучыларны, Әзәрбайжан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстаннан башкалабыз Казанга килгән осталар төрле техникада палас сугарга өйрәттеләр. Үз чиратында, без дә районыбызга кайткач, 3 кешене өйрәтергә, “Три ковра” төбәкара фестиваль-конкурска 4 эш җибәрергә тиеш идек. Соңыннан шул эшләрдән зур күргәзмә оештырдылар. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карап чыкты.
Республикада станокта туку һөнәрчелеген кире кайтару өчен зур эшләр башкарыла.
Тырышлык сорала
Актаныш балалар сәнгать мәктәбендә декоратив-гамәли иҗат бүлеге укытучысы, 27 ел педагогик стажга ия Ләйлә Ренарт кызы рәсем ясау остасы да. Аның хезмәт юлы сурәт төшерү юнәлешендә башлана. Сәнгать мәктәбендә рәсем дәресе алып бара.
Федераль дәүләт таләпләре барлыкка килгәч, декоратив гамәли-сәнгать дәресенә кул эшләре дә кертелә. ФГТ программасына күчеп, укучыларны көллияткә, югары уку йортына әзерли. Узган уку елында 50 укучыга белгәннәрен өйрәткән. 8 укучысы, сәнгать мәктәбен тәмамлап, быел таныклык алды.
– Балаларны келәм тукуга җәлеп итү җиңел түгел. Үз теләге белән килүчеләр бик сирәк. Күпчелеген, иң башта, әти-әнисе җитәкләп китерә. Беренче ике елда шөгыльләнү авыррак, бу бала кереп китә алырмы икән, дип уйлап куясың. Өченче-дүртенче сыйныфта алар ачылып китәләр, кызыксына башлыйлар. Фантазияләрен эшләтергә, үзләренчә эшләргә ирек бирәм. Берничә малай да дәресебезгә йөри, туку белән кызыксыналар. Алар макет эшлиләр, яндырып, бизәк төшерәләр. Әвәләү шөгылендә сыннар ясыйлар, – дип таныштырды остаз.
– Дәресләр ничек уза?
– Башта эскиз ясыйлар. Палас тукуга караганда, сөлге чигү озаграк вакытны ала. Аңа нечкә, җете җепләр кирәк. Паласка сарык йоны кулланабыз. Кибет җебе дә алабыз. Балаларга кечкенә генә палас сугу өчен бер атна вакыт җитә. Шакмаклап бизәкләр төзибез, татар бизәкләрен өйрәнәбез. Татарстанның сәнгать эшлеклесе Фоат Вәлиевнең китаплары ярдәм итә. Татар сәнгатен, тарихын өйрәнеп китап чыгарган бик зур шәхес ул.
– Татар милли киемнәренә карата балаларның мөнәсәбәте?
– Укучылар заманча киенергә яратса да, татар халык бизәкләрен кертергә тырышабыз. Узган ел чыгарылыш сыйныфы кызлары белән яңалык керттек. Киемнәрен алып килделәр, аларны тамбурлы чигү белән бизәдек, һәм кызлар сәхнәдә мода күрсәттеләр. Үзләре эшләгән калфаклар, түштиләр, бизәгән киемнәре килешеп торды.
Тукып эшләнгән намазлык
Ләйлә Ренарт кызы күптән түгел Казахстанда “Гасырлык гореф-гадәтләр” (“Вековые традиции”) дип аталган халыкара фестивальдә дә бүләкләнеп кайтты. Элекке паласлардан орнаментларны кулланып, намазлык тукыган ул. Шушы эше белән “Традицияләрне саклау” дигән номинациядә җиңү яулый.
Ел саен үткәрелгән конкурс быел халыкара дәрәҗәсендә узган. Беренче этапта фотографияләрне кабул итеп алганнар. Шул чарага Татарстан Республикасыннан фәкать бер генә кешегә чакыру килә, ул – Актаныш кызы.
Тукып эшләгән намазлыкны шушы илдә калдырып кайтырга туры килә аңа, кем тарафыннан эшләнгәнен, останың кайсы җирлектә яшәвен язып алып калганнар. Актаныш намазлыгы Казахстанда милли музейда сакланачак.
– Фестиваль бик ошады. Кызыксынып кайттым, осталык дәресләре дә күп булды. яңа техникага өйрәттеләр. Аларны эшемдә кулланып карыйсы килә. Казахстанда сарык йоны белән сугу киң таралган. Бизәкләре бик матур. Ә менә үзбәкләрнең паласлары безнекенә охшаш, төрле төсләр белән бизәкләп эшләнелә. Бизәкләрдә, төсләрдә генә бераз аерма күренә. Гран-при яулаган казах кешесенең эше искитмәле зур күләмле иде. Казахларның милли орнаментларын, кисеп алып, тегеп, чигеп тукылган келәм иде ул.
Камиллеккә ирешү юлында
Тукучылар республикада бик аз, берничә генә. Шуларның иң-иң осталарының берсе безнең Актанышыбызда яши. Келәм сугу эшенә балаларны гына түгел, зурларны да тарта ул. Актаныштан Гөлнара Гафурова, Чөгәнәдән Алсу Арсланова, Яңа Әлемнән Дилбәр Хуҗина – Ләйлә Галимованың шәкертләре. Алар өйләрендә эшлиләр, үз эшенең осталары инде. Һәр кул остасының үзенең почеркы, изюминкасы була. Картинага карап, аның характерын әйтергә була. Ләйлә Галимова да оригинальлеккә омтыла, үзенчәлекле булсын дип тырыша. Элекке татар бизәкләрен кайтарып, заманча станокта аларны халыкка кайтарырга тели.
Буыннар чылбыры
– Хәзерге туку станогы элеккедән ничек аерыла?
– Безнең әбиләр, әниләр чорында аны кулдан-кулга йөрткәннәр. Нык кына аерыла. Беренчедән, элекке станоклар бик зур булган. Икенчедән, алар бөтен кешедә дә булмаган. Хатын-кызлар, җыелып, кич утырып, кул эше белән шөгыльләнгәннәр. Шушы олы станокны, чират көтеп, өйләренә алып кайтып, үзләренә палас тукыганнар. Бизәкләрне дә бер-берсеннән күчергәннәр. Элек фотога төшерү мөмкинлеге юклыктан, исендә калдырып, өенә кайткач, күзалдына китереп, үзенчә эшләгән. Менә шуңа күрә бизәкләр дә гел бертөсле генә булмаган, үзгәрешләр кертелгән. Хәзер өстәлгә куярга уңайлы, җиңел, җыелмалы станоклар сатып алырга була.
– Кул эшләнмәләре нигә җәлеп итә?
– Бөтен әйбер кибеттә сатыла хәзер, ләкин кул эше бөтенләй башка! Ул бик югары бәяләнә. Кешеләр аның кыйммәтен аңлый башладылар. Элек юклык вакытында әниләр-
әбиләр иске чүпрәкләрне әрәм итмичә, кисеп эшләгәннәр. Хәзерге трикотаж җепләр белән ул матур килеп чыга, ныклырак була.
Сату өчен түгел, күңел өчен эшлим. Берничәсен генә сатканым бар. Конкурсларда җиңгән эшләремне оештыручылар алып калалар, күргәзмәләргә, музейларга урнаштыралар.
– Әниегезнең туган ягы булган Башкортстанның туку сәнгате белән кызыксынасызмы?
– Башкорт сәнгатен бик яратам. Шушы республиканың осталары белән социаль челтәрләрдә аралашам. Анда туку юнәлеше югалмаган. Бик күп палас сугучылар эшли. Чиктәш республика осталарының эшләре белән охшашлык та табам, ул төсләрдә чагыла.
Мәсәлән, Казан ягы паласлары аксыл җирлектә эшләнгән. Аларда күбрәк геометрик бизәкләр төшерелә. Ә Актанышта элеккедән сакланган паласларны карасак, аларның кара җирлектә ясалганы, башкорт эшләнмәләренә тартым булуы күренә. Кара җирлектә кызыл, сары, яшел төсләр күп. Районыбызда яшәүче татарлар җете кызыл төстәге чәчәкләрне, матур бизәкләрне яратып куллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев