Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Тимердән илһам алучылар

Актаныш технология техникумы – исеменнән үк күренгәнчә, бүгенге заман таләпләренә җавап бирә торган техник белгечләр әзерләүче һөнәри уку йорты.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Әмма биредә белем бирү коры теория белән генә чикләнми: техникумда студентларны фәнни-техник иҗатка җәлеп итү, аларда инженерлык фикерләве тәрбияләү юнәлешендә системалы эш алып барыла.

Техникум директоры Ландыш Шәмсунова сүзләренә караганда, уку йортында белем алучыларның якынча 70 проценты – егетләр. Аларны ул “техника белән чирләгән” дип атый. Бу гыйбарә очраклы түгел: биредәге мохит үзе үк студентларда техник фикерләүне, яңалыкка омтылышны уята.

– Безгә килгән һәр студент – ул киләчәктә үзенә генә түгел, ә районга да файда китерәчәк белгеч. Аларның ватанпәрвәр булуы, үз төбәгендә белем алырга теләве – үзе бер зур күрсәткеч, – ди җитәкче.

 

Беренче курстан –

проект эшчәнлеге

 

Техникумда студентларны фән һәм техникага тарту эшенең нигезе беренче курслардан ук салына. Укучыларга төрле проектлар тәкъдим ителә. Бу проектлар аларга һөнәр үзләштерү белән беррәттән, техник иҗат өлкәсендә дә үсәргә мөмкинлек бирә.

Әлбәттә, һәр студент та инженер яки уйлап табучы булып китми. Әмма укытучылар билгеләп үткәнчә, шушы мохиттә күп кенә яшьләрдә техникага мәхәббәт уяна. Алар инде дәрес белән генә чикләнмичә, мөстәкыйль рәвештә дә эзләнәләр, экспериментлар үткәрәләр, үз проектларын тормышка ашыралар.

Нәкъ менә шушы мөстәкыйль эшчәнлек укытучыларны да гаҗәпләндерә: студентлар яңа техник җайланмалар уйлап таба, көндәлек тормышта кулланыла торган механизмнарны камилләштерә.

 

Авылдан – идея, техникумнан – мөмкинлек

 

Актаныш – авыл хуҗалыгы районы. Шуңа күрә студентлар уйлап тапкан техник җайланмаларның күбесе практик ихтыяҗлардан чыгып туа. Егетләр башта үз хуҗалыклары өчен кирәкле техника турында уйлый: бәрәңге утырту, җир сөрү, кар
чистарту, йөк ташу кебек эшләрне җиңеләйтү максаты куела.

Шулай итеп, гади көнкүреш мәсьәләсен хәл итү теләге зуррак инженерлык проектларына әверелә. Кайбер студентлар бу эшне алга таба да үстереп, үз техникасын камилләштерә, хәтта аны сатуга чыгара башлый.

– Техникумда үткәрелгән юбилей чарасында төрле елларда белем алган чыгарылыш студентлары үзләре ясаган техникалар белән катнашып, тәҗрибәләре белән
уртаклашты. Районда үз куллары белән техника ясап, шуның ярдәмендә хезмәт күрсәтүче, табыш алучыларның шактый булуы ачыкланды, – ди Ландыш Җәүдәт кызы.

 

Укытучы һәм студент –  

бер команда

 

Техник иҗатның уңышлы үсешендә укытучыларның роле зур. Айвар Хәйдәров –  шундый остазларның берсе. Ул үзе дә әлеге техникумны тәмамлап, соңыннан бирегә укытучы булып кайта.

Соңгы елларда ул студентлар белән дәрестән соң да актив эш алып бара. Нәкъ менә студентлар инициативасы белән техникумда мини-тракторлар ясау проекты башланып китә.

Беренче уңышлы үрнәкләрне Айдар Миннегулов һәм Инсаф Сәетгәрәев ясый – алар чылбырлы мини-трактор төзи. Шул ук вакытта башка студентлар да эшкә кушыла: Илфат Миргалимов һәм Райнур Галиуллин тәгәрмәчле һәм чылбырлы вариантларны эшләп карый.

Бу техникаларның нигезендә –   гади, кулланылышта булган детальләр: мәсәлән, ВАЗ-2106 двигателе.

– Схемаларны интернеттан карадык, бергәләп фикерләштек. Кайбер детальләрне  техникум ярдәме белән, кайберләрен укучылар үзләре тапты, – ди Айвар Хәйдәров.

 

Үз куллары белән

ясалган техника

 

Өченче курс студенты Айнур Хәбиров – шушы иҗади мохитнең ачык мисалы. Ул үз куллары белән ПКУ-0.8 тибындагы погрузчик ясаган.

Аның сүзләренә караганда, техника белән кызыксыну кечкенәдән, әтисе янында гаражда башланган. Погрузчик ясау идеясе дә гаилә ихтыяҗыннан туа –   кул хезмәтен җиңеләйтү максатыннан.

Айнур җайланманы башыннан диярлек үзе җыя: рама, төп конструкция, двигатель
урнаштыру – барысы да аның кул эшләре. Детальләрнең бер өлеше сатып алынса, икенчеләре иске техникадан файдаланып эшләнә.

Нәтиҗәсе – тулысынча эшли торган техника: ул кышын кар чистарта, төзелеш материаллары ташый, хуҗалыкта төрле эшләрне башкара. Иң мөһиме – студент үзе ясаган техникасының эшләвен күреп, зур канәгатьлек ала.

Аның фикеренчә, техникумда алган белем дә зур роль уйнаган.

– Эретеп-ябыштыру дәресләре, техника белән эшләү – барысы да ярдәм итте, – ди  ул.

 

Иске тимергә –

яңа тормыш

 

Техникум студентлары арасында техника төзекләндерү белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Өченче курс студенты Артем Газизов –  шундыйларның берсе.

Ул мотоцикллар “терелтү” белән мавыга: иске, кулланылыштан чыккан техника сатып алып, аны тулысынча сүтә, ремонтлый, буяп, яңадан җыя. Бүгенге көндә ул уннан артык мотоциклны яңарткан.

Артемның хезмәте җәмгыять өчен дә файдалы: 2025 елда ул җыйган мотоциклларның берсен махсус хәрби операция зонасына җибәргән. Бу инде техник иҗатның патриотик эчтәлек тә ала алуын күрсәтә.

 

Яшьләр һәм

заман чакырулары

 

Бүгенге яшьләрне еш кына “интернет, телефон белән чирләгән буын” дип атыйлар. Әмма Актаныш технология техникумы тәҗрибәсе киресен дәлилли: дөрес юнәлеш бирелгәндә, яшьләрне реаль иҗатка, файдалы хезмәткә җәлеп итеп була.

“Техника белән чирләгән егетләр” – нәкъ менә шундый мисал. Алар кул белән эшләргә курыкмый, уйлый, эзләнә, яңалык тудыра.

Актаныш технология техникумында алып барылган эш –  гади белем бирүдән күпкә киңрәк. Биредә: студентларны беренче курстан ук проект эшчәнлегенә җәлеп итәләр;

укытучылар һәм студентлар бер команда булып эшли; техник иҗат практик ихтыяҗларга нигезләнә; мөстәкыйль фикерләү һәм инженерлык сәләте үстерелә.

Иң мөһиме – бу эшнең нәтиҗәсе күзгә күренә: үз куллары белән техника ясап, аны тормышта кулланучы, хәтта шуның белән табыш алучы яшьләр үсә.

Димәк, мондый алым киләчәк өчен дә өметле: техникага гашыйк, үз эшеннән тәм табучы белгечләр булган җирдә үсеш тә булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев