Тукай, Җәлил иҗаты – яшьләр проектында
Актаныш кызлары Габдулла Тукай, Муса Җәлил әсәрләре буенча проект язып, халыкара олимпиадада бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Филиза СӘЛАХОВА
Татар теленнән халыкара олимпиадада Гүзәл Харисова, Лиана Шакирова һәм Энҗе Ильясова призер булды,
Диплом белән бүләкләнделәр. Алар Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында укый. Остазлары – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы.
Халыкара олимпиада өч өлештән гыйбарәт: телдән, язмача һәм проект яклау. Укучылар язма сынауга күнеккәннәр, алар өчен ул яңалык түгел. Телдән сөйләү авыррак тоелган. Мәртәбәле жюри каршында проект яклау да катлаулы. Аның башка эшләрдән үзенчәлекле, өстен булуын дәлилләү бурыч итеп куела.
– Әдәби мирасыбызны сакларга тиешбез, – диләр кызлар.
Алар олимпиадада яклаган проектларын хәзерге заман технологияләренә туры китереп эшләгәннәр. Халкыбызның яраткан шагыйрьләре, аларның шигырьләре замана яшьләрендә яңа караштан ачыла.
Җәлил әлифбасы
– “Муса Җәлил әлифбасы” проектында әдипне тирән фәлсәфи көчкә ия, күпкырлы шәхес буларак таныштырырга тырыштым. Алфабитның һәр хәрефе аша шагыйрь иҗатының билгеле бер ягы аның тормыш турындагы уй-фикерләре, гомумән, рухи байлыгы белән бәйләп күрсәтелде. Һәр хәреф шагыйрьнең дөньяга карашын, каһарманлык хисен ачучы бер ачкыч булып тора. Мәктәп программасында без аны фәкать фронтовик-шагыйрь итеп кенә өйрәнәбез. Ләкин ул мәхәббәт темасы, күңел лирикасы, фәлсәфи уйланулары белән дә үзенчәлекле. Иҗатын күпкырлы өйрәнеп, аны яшьтәшләремә, башлангыч сыйныф укытучыларына җиткерергә тырыштым, – дип аңлатты Гүзәл Харисова.
– Гүзәл, шигъри әлифба ничек була ул?
– Мисаллар китерсәк, “Б” хәрефе аша “Бер үгет” шигыре сайлап алынды. Бу әсәр кешенең көче кулындагы коралда түгел, ә аның тугрылыгында, самимилегендә, игелекле йөрәгендә булуны ассызыклый. Инсанның һәр адымында кыюлык, чынлык, акылның көче турында фикер сөрә. “Б” хәрефе эчке батырлыкны, бөеклекне чагылдыра. Икенче мисал: “И” хәрефе белән “Имән” шигырен бәйләдем. Анда автор кешенең көчен, куәтен имән агачы белән чагыштыра. Вафат булганнан соң да, гасырлар буе үсә торган ныклы, тирән тамырлы эз калдырырга тиешлеге әйтелә. Бу шигырь киләчәк буын өчен мирас, эш, онытылмаслык хатирә калдыру төшенчәсен ача. “И” хәрефе игелекне, мәңгелек истәлекне һәм рухи ныклыкны символлаштыра. Муса Җәлилнең фәлсәфи тирәнлеген, кешелек кыйммәтләрен һәм каһарманлык рухын яшьләргә аңлаешлы форматта җиткерергә тырыштым.
– Проект фәкать шигырьләрдән генә торамы?
– Проект биографик фактлар белән дә баетылган. Төрле чыганаклардан укып, Муса Җәлилнең өч хатыны, берничә баласы булуын үземә ачыкладым. Шәхси тормышы турында күбрәк мәгълүмат өйрәндем. Шагыйрьне, аның иҗатын төрле яклап ачарга тырыштым.
– Аеруча кемнәргә кирәкле булачак?
– Проект буыннар арасында күпер булып тора, шуңа күрә ул һәркем өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. Хәреф танып, укырга язарга өйрәнгән укучыларга атап ясалды. Аудиоязмалар, китапның интерактив бизәлеше, биремнәре татар әдәбиятын өйрәнүне
мавыктыргыч уенга әйләндерә. Ясалма фәһем ярдәме белән ясалган рәсемнәр аша мәгълүматны истә калдыру җиңелрәк. Минем яшьтәшләрем, урта сыйныф укучылары өчен тирән анализларны укырга юл күрсәтә. Метафора, символ, образларның мәгънәсен ачыкларга, төп идея, төп проблемаларын өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Гүзәл Харисованың проекты җыентык булып басылып чыккан. Әлегә ул бер генә нөсхәдә. Киләчәктә тагын да камилләштереп, күбәйтергә уйлый. Google Диск дигән кушымтада тәкъдим ителгән. Кызыксынучылар шул аккаунтка кереп таныша ала.
Тукай үз шигырьләрен үзе сөйли
– Минем проектымда Тукай ясалма фәһем хисабына җанланды. Заманча технологияләрне куллану нәтиҗәсендә әлеге максатыма ирештем. Габдулла Тукайның тормыш юлын өйрәнеп, аны ачып бирердәй шигырьләрен сайлап, Тукайның үзе тарафыннан укуы ярдәмендә проект төзедем. Авторның иреннәре селкенә, хәтта мимикасы үзгәрә. Нейрочелтәр ярдәмендә фотографияләрен җанландырдым. Шигырьләрен интернеттан табып, видеоязмалар эшләдем. Барысын бергә туплап, видеоальбом тупладым. Аның макетын махсус сайт ярдәмендә булдырдым, – дип аңлатып бирде Лиана Шакирова.
Габдулла Тукайның балачагын ачу өчен “Туган авылым” шигырен сайлаган ул. Бу әсәр Кушлавычта яшәгән чагын күздә тотып язылган. “Шүрәле”дәге өзек кечкенә Апушның Кырлайдагы тормышын күрсәтә. “Пар ат” шигыре Казанга – татар халкының мәркәзенә омтылуын сурәтли. Проект авторы Тукайның “Казан вә Казан арты” әсәре аша аның башкалада яшәгән вакытын тасвирларга тырышкан.
– Фотографияләрне хәрәкәткә китерү өчен телефонда махсус куар-код ярдәмендә кушымта булдыру кирәк иде. Смартфонда әлеге кушымта булса, камераны фотографиягә туры китергәндә, алар хәрәкәтләнә, һәм Тукай шигырьләрен ишетергә мөмкинлек бирә. Әлегә әдипнең 6 фотографиясен җанландырдым, киләчәктә тулыландырырга ниятлим. Махсус куар-код булдырдым. Анда кереп, Тукайның тормыш юлы белән танышырга мөмкин, – диде проект авторы.
Жюри әгъзалары Лиананың чыгышын гаҗәпләнеп кабул итәләр. Проект кызыклы һәм үзенчәлекле булуы белән кызыксындыра.
“Тукай әсәрләрен визуаль рәвештә кабул итү өчен яңа мөмкинлекләр тудыра”, – дип таба эшне бәяләүчеләр.
Тукайны һәр чор галимнәре үзләре яшәгән чор күзлегеннән чыгып ача. Лиана да, шулай икәнен раслап, аның шигырьләрен бүгенге яшьләр күзлегеннән укып күрсәткән.
Фронтовик шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы
– “Җырым булсын җавабым” проектын эшләгәнче, Муса Җәлилне фронтовик-шагыйрь буларак кына белә идем. Тирәнтен өйрәнгәннән соң гына, аның мәхәббәт лирикасына тукталдым. “Хәдиягә” дигән шигырен укып, озак уйланып, “Үкенмим” дигән шигырь яздым. Әдипнең күңел халәтенә керергә, ул тойган хисне үзем кичерергә тырыштым. “Бөрлегән” шигыренә җавабым “Бөрлегәндә” булды. Оптимистик рухта язылган, җиңел укыла, – дип таныштырды Энҗе Ильясова.
Яшь авторның әлеге шигырьләре “Җырым булсын җавабым” дип исемләнгән җыентык булып басылып чыккан. Ул проектның төп продукты санала.
Энҗе үзенең әлеге проектында Муса Җәлилне илен саклаучы, тугры татар солдаты буларак кына түгел, ә романтик шагыйрь буларак та күрсәтергә тырышкан. Муса Җәлил дә мәхәббәт утында янган, хисләрен белдергән, сөйгәненә багышлап шигырьләр язган, ялкынлы иҗаты хәзерге яшьләр өчен дә кызыклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев