Җыр-моңга гашыйк Хөсәеновлар
Ватан сугышы ордены кавалеры, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр иясе Тимершәех Хөсәеновның нәсел шәҗәрәсе тирән тамырлы, күп тармаклы.
Филиза ГОМӘРОВА
Автор фотосы.
Гаилә – киләчәк буын өчен үрнәк. Ул камиллеккә омтылу, үзеңнән соң дога кылырлык, дәвамчы нәсел калдыру. Хөсәен бабайлары 1843 елда туган, 1936 елда үлгән. Ул һәм аның 5 бертуганы терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр.
– 1936 елда бабай, авылдагы 6 ир-ат белән, Көләгеш болынлыгына печән әзерләргә китәләр. Шунда бер күлдән су эчеп, барысы да авырый башлый һәм бер атна эчендә алтысы да вафат була, – дип искә алды Рафаэль Хөсәенов.
Хөсәен бабайның Яңа Богады авылында гомер кичергән улы, сугыш һәм хезмәт ветераны Тимершәех Хөсәенов һәм Янсылу Хөсәенова 6 бала табып үстергәннәр. Үзләре инде исән түгел, ә нәсел буыны дәвам итә: аларның бүген 15 онык, 41 оныкчык, 9 оныкчык балалары бар.
Хөсәеновларның уллары Рафаэль һәм Риф Хөсәеновлар, кызлары Клара Хөсәенова, бөтен туган-тумачаны диярлек туплап, “Тарихта без эзлебез” дигән фестивальдә катнаштылар. Алар кунакларны ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алып, татар халкының милли ашларын тәкъдим иттеләр. Нәсел агачын яклап чыгыш ясадылар.
1731 елдан башлап төзелгән шәҗәрәдә 10 буын, 500гә якын исем теркәлгән. Хөсәен бабайдан туплана башлаган мәгълүматларны архивтан алынганнары белән тулыландырып, Рафаэль Тимершәех улы төзеткән нәсел агачы бу. Ул аны Казан университетында бергә укыган сабакташы Нәҗип Нәккаштан ясатып алган.
Рафаэль Хөсәенов – РСФСРның мәгариф отличнигы,
лаеклы ялдагы педагог. Аның тормыш иптәше Лена Фәттахова – Татарстанның һәм РСФСРның атказанган укытучысы.
– Безнең нәселдә Хөсәен бабайның ике сеңлесен хәтерлим. Газизә әби һәм Мәрзия әби. Алар бик зыялы, әдәпле иде. Хөсәен бабай да, аның бертуган энесе Хәсән дә мулла булган, – дип искә алды.
Хөсәеновлар – үзләренең эш сөючәнлеге белән дан казанган кешеләр. Хезмәт ярату белән бергә, алар – моңлы җырчылар нәселе. Барысы да сәхнәгә гашыйк, бик матур җырлыйлар.
Клара Тимершәех кызы – һөнәре буенча педагог, 40 ел мәктәптә укучыларга белем биргән. Аннан соң 25 ел буе ветераннар советын җитәкләгән. Татарстанның атказанган укытучысы. 2025 елның декабрь аенда “Гомер агышлары” дигән китабы басылып чыккан.
– Китапта Хөсәеновлар нәселенең туганнары, әткәй-әнкәй, әбекәй-бабакайлар, аларның һөнәрләре турында язылды. Рафаэль эшләгән шәҗәрәне дә урнаштырдык. 80 яшьтә булсам да, мендәр тышларын үзем чигеп, фестивальгә алып килдем. Чигүле сөлгеләрем дә бар, аларны зур чаралар өчен сорап алдылар. Киләчәк буын безнең юлыбызны дәвам итсен иде. Оныкларыбыз акыллы, тәүфыйклы, иманлы булып үссеннәр. Әти-әниләренә, туганнарына, башкаларга игелекле-мәрхәмәтле булсыннар, – диде мәгариф һәм хезмәт ветераны Клара Хөсәенова.
Озак еллар хисапчы вазыйфасын башкарган Рәсимә Хөсәенова һәм халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә эшләгән Рәмзия Хөсәенова – Тимершәех Хөсәеновның кече кызлары.
Уртанчы улы Риф Хөсәенов төп йортта яши. Ул – “Коммунизмга” хуҗалыгының (хәзерге “Тамыр”) алдынгы механизаторы, 19 ел бригадир булып эшләгән хезмәт алдынгысы. Хезмәт ветераны. Ул сәнгатькә гашыйк, концерт-спектакльләрдә катнаша. Уллары, кызлары,
оныклары да сәхнәдә “ут биетеп” җырлыйлар-бииләр. Балалар, оныклар нәселнең яраткан һөнәрен дәвам итәләр.
Туган авылы Яңа Богадыда төп нигезне таркатмыйча, аның җылысын саклап, туганнарын елмаеп каршы алучы, алдынгы механизатор, гармунчы,
җырчы, биюче, спектакльләрдә уйнаучы Риф Тимершәех улы һәм аның җәмәгате Вәсилә Хөсәенова – яраткан оныкларының дәү әтисе һәм дәү әнисе.
Хөсәеновларның абруйлы нәсел булуын танытучыларның берсе – кече улы Азат Тимершәех. Әтисенең исемен сәхнә псевдомины итеп алган җырчы. Азат Хөсәенов (Азат Тимершәех) – Татарстанның халык артисты. Аның тормыш иптәше Рәмзия Хөсәенова –
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев