Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Актаныш кызы Гүзәл Газетдинова Татарстан Республикасының «Ел студенты-2023» конкурсының Гран-при иясе!

25 гыйнвар- Студентлар көнендә ел саен республикабызның иң күренекле студенты ачыклана. 2023 нче елгы конкурсның җиңүчесе булып якташыбыз, Такталачык авылы кызы Гүзәл Газетдинова танылды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гүзәлне котлап "Ел студенты-2023" конкурсының Гран-приен тапшырды.

Гран-при премиясе белән бергә якташыбыз «Алгарыш» программасы нигезендә дөньяның үзе теләгән югары уку йортында белем алу мөмкинлегенә дә ия булды. 

Гүзәл Наил кызы хәзерге вакытта Казан дәүләт энергетика университетында укый. Ул югары уку йортлары арасында үтә торган «Яз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсы җитәкчесе, «Татар телендә онлайн-матурлык марафоны» проекты авторы, шулай ук узган елда «Елның студентлар стартабы» грант конкурсында җиңүчеләрнең берсе.

"Минем өчен яраткан Татарстанымда яшәү, монда үсү һәм аның үсешенә үз өлешемне кертү зур бәхет. Без, республика яшьләре, иң бәхетлеләр, чөнки без шундый матур һәм уңайлы төбәктә яшибез, биредә барлыкка килгән мөмкинлекләрдән файдалана алабыз. Без моның кадерен беләбез һәм республикабызның байлыгын арттыру өчен барысын да эшләячәкбез», — дип уртаклашты студент кызыбыз җиңү яулаганнан соң.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев