Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Актаныш районының Киров авылында туган Илнар Талипов Буа шәһәре Башкарма комитетын җитәкли башлады

Дүртенче чакырылыш Буа шәһәр Советының 35 нче утырышында шәһәр Советы депутатларының бертавыштан кабул ителгән карары белән район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илнар Рамазан улы Талипов сайлана.

Илнар Талипов 1987 елның 3 мартында Татарстан АССРның Актаныш районы Киров исемендәге совхозда туган. 2009 елда  "Социаль-мәдәни эшчәнлек һәм халык сәнгать иҗаты" белгечлеге буенча Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлый. 2015 елда социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлый. 2009 елдан 2011 елның июленә кадәр Буа дәүләт драма театры артисты булып эшли, 2012 елдан 2015 елга кадәр район мәдәният йортында халык театры рәссам– куючысы, 2015 елдан 2016 елның июленә кадәр сәүдә вәкиле була. Илнар Талипов ял үзәге директоры булып та эшли. 2019 елда район мәдәният йорты директоры булып хезмәт юлын дәвам итә. 2021 елдан Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланганчы Буа шәһәре Башкарма комитетының эшләр идарәчесе булып эшли.

- Буалылар аны белә. Эш тәҗрибәсе зур. Шулай ук аның администрациядә эш тәҗрибәсе бар. Үз эшенә җаваплы башкаручы буларак беләбез, - дип характеристика биргән Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов якташыбыз Илнар Талипов турында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев