Якташыбыз, Актаныш районы Бүләк авылы егетенең батырлыгы хөрмәтенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Рәхмәт хаты килде
Батыр якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы, Актаныш районының Бүләк авылында туып үскән Даутов Илдар Җәмил улының 30 нчы аерым гвардия мотоукчылар бригадасы командирыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә Рәхмәт хаты алуын зур горурлык хисләре белән барлык райондашларга хәбәр итәбез.
"Илдар Даутов Махсус хәрби операциядә катнашуының беренче көннәреннән үк ул үзен ышанычлы сугышчан иптәш итеп күрсәтте, намус белән Ватаныбызны саклый һәм яклый. Ул төрле хәрби бурычларны үтәгәндә үзен батырларча һәм лаеклы тота, коралы белән ышанычлы эш итә һәм башка хәрбиләр өчен үрнәк булып тора. Нәкъ менә шундый характерлы кешеләр ярдәмендә безнең ветераннарыбыз фашистлар армиясенең сыртын сындырды, димәк, без дә нацизмның яңадан торгызылуын туктата алачакбыз!"- диелә Рәхмәт хатында.
Хөрмәтле якташыбыз Илдар Җәмил улы, без синең батырлыгың, Ватаныбыз өчен көрәштә фидакарьлек күрсәтүең белән горурланабыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев