Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Якташыбыз кандидатлык диссертациясен яклады

Әле генә сөенечле хәбәр килеп иреште, Актаныш районында туып-үскән Айнур Җәлилов «Төзелеш өлкәсендәге килешү (шартнамә) конструкцияләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.

Айнур Дамир улы 1990 нчы елның 25 июлендә Актаныш районында туа. 1997-2003 нче елларда аеш тулы булмаган урта мәктәбендә, 2003-2005 нче елларда Актанышның беренче санлы мәктәбендә, 2005-2007 нче елларда Актаныш гимназиясендә укый. 

2012 елда Казан Дәүләт Федераль университетын тәмамлагач, юрист булып эшли. Хәзерге көндә "Ялилов һәм партнерлар" юридик фирмасы җитәкчесе.

Айнур Дамир улын бу зур уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә  республикабызда гаделлек булдыру юнәлешендә намуслы хезмәтен куяр һәм фән өлкәсе үсешенә үз өлешен кертер дигән ышанычта калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев