Яраткан Якубовичыбызга 80 яшь тулды
Яраткан алып баручыбыз, 1 каналның йөзе, продюсер, режиссер Леонид Якубовичка кичә 80 яшь тулды. Без, актанышлылар Леонид Аркадьевичның «Могҗизалар кыры» - «Поле чудес» тапшыруын бик яратып карыйбыз. 2021 елда бер төркем талантлы яшьләребез әлеге легендар алып баручыбызның тапшыруында катнашып кайттылар. Бу мизгелләр безнең өчен олы горурлык, тарихи ядкарь!
2021 елның сентябрь аенда "Агыйдел" Дәүләт җыр-бию ансамбе каршында оешкан "Ак инеш" бию ансамбле һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның "Ак нур" вокаль ансамбле егет-кызлары Беренче каналның "Могҗизалар кыры-Поле чудес" тапшыруын төшерүдә катнаштылар, бик матур итеп чыгыш ясадылар.

Тапшыруны 1 октябрь көнне күрсәттеләр. Аны сез интернет киңлекләреннән эзләп табып яңадан карый аласыз.
Актанышның яшь талантлары Казан шәһәренең 15 мәктәбе директоры Иван Филатовның командасы буларак чыгыш ясады. Иван Александрович безнең җырчы-биючеләрнең бөтен студиянең яме булуын әйтте.
Укучылар тапшыруга кадәр Мәскәү буенча сәяхәттә булдылар.

Улым Әмир бу вакытта 8 сыйныфта укый иде, ул әле дә Якубович белән очрашу турында хозурланып искә ала. Аралашуда бик гади, аралашучан булып истә калды. «Могҗизалар кыры» тапшыруы командасының оештыруда бик көчле, күп катнашучылар белән берьюлы бик оста идарә итүләре, һәркемгә игътибарлы, кечелекле булулары турында сокланып сөйләделәр. Нәкъ менә шуңа да «Могҗизалар кыры» 40 елга якын безнең экраннарда һаман да күрсәтелә, телевизор караучылар аны һәр җомгада көтеп ала.
Яраткан алып баручыбыз Леонид Якубовичны юбилее белән котлыйбыз. Алга таба да тамашачыларның алкышларына күмелеп озак иҗат итәргә язсын!
Фото Ләйсән Газизова архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев