Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Яз һәм гүзәллек бәйрәме котлы булсын: Ленар Зарипов районыбызның алдынгы хатын-кызларын хөрмәтләде

Бүген районыбызда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмдә хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән гүзәл затларыбыз хөрмәтләнде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызның гүзәл затларын Халыкара хатын- кызлар көне белән тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде. Дөньяга яктылык, матурлык, мәхәббәт таратучы затлар гына түгел, ә яңа тормыш бүләк итүче- яраткан әниләр, әбиләр буларак  та олы хөрмәт хисләрен белдерде:

- Хезмәтнең нинди генә өлкәсендә эшләсәгез дә барыгыз да уңган, булган, тырыш, эшне җиренә җиткереп эшлисез. Без шуның өчен дә сезгә олы рәхмәтле. Залда безнең тынычлыгыбызны саклап, Җиңү таңын якынайтып үзләренең гомерләрен дә жәлләмичә кыю батырлыклар кылган солдатларыбызның әниләре, хатыннары, балалары, якыннары да утыра. Без сезнең алда баш иябез. Егетләребез исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтсын, беребезгә дә бала кайгылары күрергә язмасын. Андый авырлыкка дучар булган ата-аналарга Аллаһы Тәгалә бу кайгыларны кичерергә , үткәрергә үзе ярдәм итсен, - диде Ленар Рафак улы һәм шундый батыр ул үстергән Тимировлар гаиләсен хөрмәтләде. 

Районыбыз башлыгы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Азат Тимировның әнисенә, хатыны һәм кызына үлгәннән соң лаек булган "Батырлык ордены"н тапшырды. 

Бүгенге бәйрәм иртәсендә "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет уреждениесе филиалының Актаныш районы бүлеге агрономы Илүзә Мостаева "Татарстанның Атказанган агрономы" исеменә лаек булды. 

Түке авыл җирлеге сәркатибе Зөлфирә Галимова Татарстан Республикасы дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатын, Ләйлә Галимова "Мәдәнияттәге казанышлар өчен" билгесен, "Роспотребнадзор"ның Актаныш районы буенча баш табибы Луиза Хафизова район башлыгының мактау кәгазен зур горурлык хисләре белән кабул итеп алдылар. Алга таба хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларыбыз сәхнәгә күтәрелеп хөрмәтләнде. 

Ләйсән Газизова фотолары

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантана кунакларын лалә чәчәкләре белән каршыладылар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев