Пучы авылында яшәүче райондашыбыз МХОдәге егетләр янына Украинага барды
Игелек- җирдә ятмый.
Игелекне чын күңелдән,эшлисе килеп эшләгәндә генә ул үзеңә дә җиңеллек булып кайта, йөрәккә дә сары май кебек ята.
Дөньядагы авыр вәзгыять тә беркемне битараф калдырмый. Кулдан килгәнчә һәркем яугирләргә булышырга, күңеле белән якын булырга тырыша. Пучы авылында яшәп, үрнәк гаилә башлыгы, Чечняда кайнар ноктада булып сынаулар узган хөрмәтле ветеран, Россия Эчке эшләр системасында бүлегендә эшләп тормыш тәҗрибәсе туплаган, актив, гаделлек яратучы егетебез Гыйлемов Айгиз Рафис улы да махсус хәрби операциядәге егетләребез янына үз финансы, үз техникасы белән Украина якларына барды. Якташларыбызга ярдәм итеп, хәлләрен белеп, очрашып, күрешеп кайтты.
Авылдашыбызга «Афәрин!» диябез. Айгиз Рафис улының яхшылыгы үзенә кайтсын, гаиләсендә татулык,матурлык булсын. Дөньялар тынычлансын, егетләребез исән-сау кайтсын, дигән теләктә калабыз. Бергә булыйк, булдыра алган кадәр ярдәмләшеп яшик!
Материал Илгина Нуретдинова ярдәме белән әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев