Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре «Актаныш-информ»га изге теләкләрен җиткерде

Татарстан Матбугаты көне белән «Актаныш-информ» коллективы бик күп котлаулар кабул итә. Һөнәри бәйрәмебез белән котларга мөхәрриятебезгә район юл хәрәкәте бүлеге башлыгы Ренат Шәмсиев белән ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова килде.

               ЮХИДИ тармагы җитәкчеләре журналистларга, мөхәрриятебез хезмәткәрләренә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Киләчәктә дә уртак эшчәнлегебезне матур дәвам итәргә чакырдылар. Бүләккә исә якын дусларыбыз татлы чәкчәк тә алып килгән иделәр.

                  Районыбыз юлларында тәртип саклаучыларга, райондашларыбызны юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәүчеләргә үзебез дә уңышлар телибез. Юл хәвеф-хәтәрләре беркемне дә борчымасын, барыбызга да яшел утлар гына янып торсын!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев