Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Үз һөнәренең остасы: 32 райондашыбыз әлеге мактаулы исемгә лаек булды

Бүгенге Сабантуйда районыбызның төрле тармакларында 2023 ел нәтиҗәләре буенча зур уңышларга ирешкән райондашларыбызга «Үз һөнәренең остасы» исемнәре бирелде.

Актаныш районының 32 хезмәт алдынгысына Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исемнәре уеп язылган "Үз һөнәренең остасы" статуэткасы һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Алдынгыларның рәсемнәре районыбызның Почет тактасына куелды.

Бүләкләнүчеләр арасында "Актаныш-информ" корреспонденты, "Актаныш" сайты редакторы Ләйсән Глүс кызы Газизова да бар.
 

Хезмәттәшебезне чын күңелдән эшенең лаеклы бәяләнүе белән котлыйбыз. Алга таба да туган җиребезне данлауда, тагы да югары биеклекләргә күтәрүдә, татар матбугатын үстерүдә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев