Акыл белән йөрәк арасында күпер салыгыз: 09 – 16 июльгә йолдызнамә
Хаталарны кабатламаска тырышыгыз.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Тормыш юлыннан ашыгып барганда бәрелешләр булмый калмый. Бу атнада шундый мизгелләр күп булыр. Күзәтүчән булыгыз, сүзләрегезне үлчәп әйтегез. Эштә дә, шәхси тормышта да сабырлык һәм акыл беренче урында булсын.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Күңелегез нәрсәгәдер сусаган сыман, тик нәрсә икәнен әле үзегез дә аңлый алмыйсыз бугай. Шуңа күрә вак-төяккә “ябышмагыз”, уйларыгызны тәртипкә китерегез. Йөрәгегезне җылытырдай очрашу ихтималы зур.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Телегезнең үткенлеге кайчак кылычтан да очлырак. Ләкин бу атнада бераз тыйнаграк булу файдага булыр. Шаяртканда да кемнең ничек кабул итүен онытмагыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Эчке дөньягызда әллә нинди дулкыннар кузгалган, тыштан тыныч кебек күренсәгез дә, күңелегездә хисләр кайный. Сезгә хәзер ышанычлы кеше белән сөйләшү кирәк. Ялгыз калмагыз, якыннарыгыз белән араларны тагын да ныгытырга тырышыгыз.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Бу атнада сез чын мәгънәсендә сәхнә түрендә сыман: кешеләр сезгә карый, сездән киңәш сорый, фикерләрегезне тыңлый. Моның кадерен белегез, ләкин горурлык аркасында артык “күккә очмагыз”. Тыныч кына, ләкин ышанычлы адымнар белән барыгыз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Тәртип, төгәллек, акыл – болар сезнең иң көчле “коралларыгыз”. Әмма бу атнада йөрәк тә сүзен әйтәчәк. Берәүне сагынасыз кебек, үткәннәргә кайту теләге уяна. Тик сак булыгыз: хаталарны кабатламаска тырышыгыз.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Һәр кешенең үз хакыйкате, шуңа тирә-юньдәгеләр белән бәхәсләрдән качыгыз. Җитди сөйләшүләрне кичектермәгез, күңелдәге сорауларга җавап эзләгез. Өй эшләрен дә читкә куймаска киңәш ителә.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Эчке сиземләвегез бик көчле һәм бу атнада ул сезне дөрес юлга юнәлтер. Әмма шикләнүләрегез дә күп. Икеләнүләрдән арынып, йөрәгегезне тыңлагыз. Эмоцияләрне тыймагыз: кайчакта күз яше дә кирәк, ул җанны чистарта.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Сезнең күңелегез иксез-чиксез дала кебек, шундый ук киң һәм ачык. Башкалар сезнең янга тартылыр, җылы сүзләрегезне көтәр. Бу атнада йөрәген ачып, серләшеп утырулар күп булыр.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сезне "эш машинасы" дип атаучылар ялгышмый. Әмма хәзер бераз туктап, үзегезгә дә вакыт бирергә кирәк. Соңгы тапкыр кайчан рәхәтләнеп йоклаганыгыз бар? Сәламәтлекне тикшерү, тынычлык табу бик мөһим.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сезнең башта кирәкле фикерләр, оригиналь идеяләр бер-бер артлы туа. Тик гамәлгә ашыру өчен аларны бераз тәртипкә салу кирәк. Акыл белән йөрәк арасында күпер салыгыз.
Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атнада үз чикләрегезне билгеләү мөһим. Кемнедер артык кайгырту, үзегезне онытуга китерә. Шәхси тормышта якты үзгәрешләр көтелә. Тик аларны күрү өчен күңел күзе дә ачык булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев