Ата-аналар салым кайтара ала: кемнәргә тиеш һәм ничек алырга?
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хәбәр иткәнчә, ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен салым акчасын кире кайтару мөмкинлеге каралган. Әлеге түләүгә 18 яшькә кадәрге балалар (ә көндезге бүлектә укучылар өчен — 23 яшькә кадәр) тәрбияләүче эшләүче ата-аналар, шул исәптән уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр дәгъва итә ала.
Шунысы мөһим: түләү алу өчен ата-ананың икесе дә рәсми рәвештә эшкә урнашкан булырга һәм керемнәрдән салым (НДФЛ) түләргә тиеш. Әгәр 2025 елда ата-аналар эшләмәгән яки НДФЛ түләмәгән булса, 2026 елда әлеге ярдәм билгеләнмәячәк. Шулай ук бу төр түләү үзмәшгульләр һәм махсус салым режимында эшләүче эшмәкәрләр өчен каралмаган.
Түләү алу өчен берничә шарт үтәлергә тиеш. Беренчедән, мөрәҗәгать итүче дә, аның балалары да Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш. Икенчедән, ата-ананың алимент буенча бурычлары булмаска тиеш. Өченчедән, гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме билгеләнгән чиктән артмаска тиеш.
Мәсәлән, 2025 елда Татарстанда бер кешегә яшәү минимумы 15 073 сум тәшкил иткән. Түләү алу өчен гаилә кереме шуның 1,5 тапкырыннан (22 609 сумнан) артмаска тиеш. Гаиләнең уртача керемен исәпләү өчен, еллык гомуми керем 12 айга, аннары гаилә әгъзалары санына бүленә.
Әгәр, мәсәлән, дүрт кешелек гаиләдә ата-ананың икесе дә ай саен 32 мең сум хезмәт хакы ала икән, аларның уртача кереме бер кешегә 16 мең сум тәшкил итәчәк. Бу күрсәткеч билгеләнгән чигеннән кимрәк, димәк, гаилә түләүгә дәгъва итә ала.
Түләү механизмы болай эшли: ел дәвамында хезмәт хакыннан 13 процент күләмендә НДФЛ тотыла. Ел ахырында ул 6 процент ставка буенча яңадан исәпләнә, ә калган өлеше гаиләгә кире кайтарыла. Әйтик, еллык керемнән 49 920 сум салым тотылган булса, яңадан исәпләгәннән соң 23 040 сум гына калырга тиеш. Калган 26 880 сум гаиләгә кире кайтарылачак.
Салым кайтару өчен гаризалар НДФЛ түләнгән елдан соңгы елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр кабул ителә. Димәк, 2025 ел өчен гаризаны 2026 елда бирергә мөмкин.
Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, күпфункцияле үзәкләрдә яки Социаль фондның клиент хезмәтләрендә тапшырырга була. Кирәкле мәгълүматның күп өлешен белгечләр үзләре җыя, әмма кайбер белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүче үзе тәкъдим итәргә тиеш була.
Гариза гадәттә 10–30 эш көне эчендә карала, ә уңай карар кабул ителгән очракта, акча биш эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елга бер тапкыр бирелә, һәм аңа хокукны ел саен раслап тору кирәк.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге сайтында һәм рәсми социаль челтәрләрдә табарга мөмкин. Шулай ук консультация алу өчен 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итәргә була (шалтырату бушлай, линия тәүлек буе эшли).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев