Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Бу атнага- 13–19 июньгә йолдызнамә

Кучкар (21.03 – 20.04) Кесә ягын калынайту турында уйлау өчен бик уңайлы чор. Уйлау гына түгел, бу юнәлештә әйбәт кенә адымнар да ясалыр. Көтмәгәндә искитмәле мөмкинлекләр килеп чыгар!

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Боҗрадагы тиен кебек һаман бөтерелеп торсагыз да, кайбер эшләргә өлгермәссез. Хафаланасы юк: озакламый ярдәм кулын сузучылар пәйда булыр. Якыннарыгыз белән итагатьлерәк булырга тырышыгыз. Ни өчен икәнен соңыннан аңларсыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Кешеләр белән аралашуда кайбер кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, абруегызга зыян салырдай бер эшкә тартып кертүләре бар. Шуңа күрә әйткән бер сүзгә ышанмагыз, җиде кат үлчәп, бер кат кискәч кенә теге яки бу адымга барыгыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Атна башында шәхси ирекнең кесә калынлыгына бәйле булуын аеруча нык сизәрсез. Борчыласы юк: акча кытлыгы бик тиздән хәл ителәчәк. Әйбәт кенә премия һәм читтән дә шактый ук керем көтелә чөнки.

Арыслан (23.07 – 23.08) Күчемсез милеккә бәйле документлар рәсмиләштерү өчен бик уңайлы чор. Бу эшне сез бернинди тоткарлыксыз, бюрократик киртәләрсез башкарып чыгачаксыз. Гаиләле Арысланнар, балаларыгызга бәйле бик матур яңалыклар көтегез!

Кыз (24.08 – 22.09) Бу атнада сөеклегез белән «без», «бергә» дигән сүзләрне ешрак кулланып сөйләшегез әле: үзара аңлашуга дөрес юл әнә шулай ачылачак. Хезмәттәшегездән ишетелгән бер хәбәр күңелегезне күтәреп җибәрәчәк. Ял көннәрендә килеп чыккан хәлләр бик кадерле кеше икәнегезне аңларга ярдәм итәчәк.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Атна башында дулкынландыргыч хәлләр булып алыр. Аның каравы матди хәлегез яхшырыр. Эштә күпләрне көнләштерерлек уңышларга ирешүдә өйдәге татулык-тынычлык һәм үзара аңлашу да зур өлеш кертер.

Чаян (24.10 – 22.11) Атна башында шәп кенә сюрприз булачак. Бу, күңелегезне үсендереп, гомумән, үзегезне бер башка үстереп җибәрәчәк. Атна ахырына корып куелган планнарыгыз искиткеч дәрәҗәдә җиңел һәм нәтиҗәле килеп чыгачак.

Укчы (23.11 – 21.12) Бу атнада бер мәлгә туктап калып, уйларга бирелеп алырга кирәк булыр. Чыннан да, кирәклене, күңелем теләгәнне эшлимме соң мин, дигән сорауга җавап табу өчен. Танышыгызның уйнап кына әйткән сүзләре, ни гаҗәп, чуалган фикерләрегезне тәртипкә салырга ярдәм итәр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Дусларыгыз белән мөнәсәбәтләр какшабрак китмәгәе. Сәбәбеме? Вәгъдә ителгәнне эшләмәү. Хуш, ниятләнелгәннәрне аларның ярдәменнән башка да башкарып чыгачаксыз. Әле ничек кенә!

Сукояр (21.01 – 19.02) Умарта корты кебек, бертуктаусыз эшләвегез һәм әйбәт кенә уңышларга да ирешүегез кемнәрнеңдер ачуын чыгарыр. Көнчелектән шартларга җитешеп йөрүчеләрне күрмәмешкә, ишетмәмешкә салышыгыз. Шулай икән, алар игътибарын башкаларга күчерергә мәҗбүр булыр.

Балык (20.02 – 20.03) Сөеклегез белән үзара әйткәләшеп алулар ешаер. Бер-берегезгә юл куймыйсыз чөнки. Тәнкыйтьләүдән туктагыз әле – дөньяларыгыз шундук тынычланып, яктырып китәр бугай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев