Якын кешегезгә бүләк ясагыз: 9-16 апрельгә йолдызнамә
Кучкар (21 март – 20 апрель) Язлар яңа бәхет, яхшы яңалыклар алып килер. Үткәндә тырышканнар эзсез калмас. Ниһаять, сезнең урамда да бәйрәм булачак. Оялып торырга кирәкми, бу сезнең эшегезнең нәтиҗәсе.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үгезбозаулар үзләренең тугры һәм гадел булулары белән аерылып тора. Сез һәрвакытта дөреслек яклы һәм бу сезнең көчле ягыгыз. Агым уңаена агарга кирәкми, үз сүзегездә торыгыз.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Урамда чүп күрсәк, “Башка кеше алып куяр әле,” – диябез. Кемгәдер ярдәм кирәк булса, “Башка кеше булышыр әле,” – дип узып китәбез. Җаваплылыкны башкалар өстенә куймагыз, үзегездән башлагыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Кемгәдер киңәш бирү, өйрәтер алдыннан, әлеге тәҗрибәне үзегезгә узарга кирәк. Башкалар үзгәрсен дисәгез, үзегездән башлагыз. Сездәге уңай үзгәрешләрне күреп, якыннарыгыз да үз-үзен тотышын алыштырыр.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Яз үзгәреш җилләрен алып килә. Беренче булып, гардеробыгызга күз салыгыз. Кибетләргә барып яңа киемнәр алып, кәефегезне күтәрегез. Йолдызлар сезгә ачык төсле киемнәргә игътибар итәргә киңәш итә.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Еш кына без тормышны яисә дөньяны гаепләргә яратабыз. Тик һәрбер кеше шул дөньяны үзенчә күрә һәм үзенчә бәяли. Нәтиҗәдә бер үк әйберне төрле кеше үзенчә аңлата. Үзегез өчен бары матур тирәлек тудырыгыз.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Акча мәсьәләсендә авырлыклар туарга мөмкин, чөнки көтелмәгән җирдән чыгымнар булыр. Мондый очраклар киләчәктә булмасын өчен, бераз гына акча җыю гадәтен кертсәгез, әйбәт булыр.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
“Матурлык туйда гына кирәк” диләр. Тышкы матурлык артыннан чабып, эчке дөнья турында онытмагыз. Матур кыяфәткә кызыгу озак вакытка бармас, ә көчле мөнәсәбәтләр ышанычка гына нигезләнә.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Йолдызлар сезгә шау-шулы төркемнәрдән качарга киңәш итә. Барлык кешегә ярарга, ошарга тырышып, үзегезнең эчке энергиягезне бөтенесенә таратмагыз. Үзегез генә калып ял итсәгез, яхшырак булыр.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Гаиләгездә аңлашылмаучанлыклар тууы ихтимал. Моны булдырмас өчен, горур булып, сөйләшмичә йөрергә кирәкми. Алдан утырып сөйләшү, соңыннан бәхәс булмауга китерер.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Якын кешегезгә бүләк ясагыз. Нәтиҗәдә сезнең дә, якын кешегезнең дә кәефе күтәрелер. Бергәләшеп театрга яисә концертка барып кайтсагыз, бу сезнең мөнәсәбләрне бик ныгытыр.
Балык (19 февраль – 20 март)
Балыклар, сез үзегезнең якты йөзегез һәм ачык күңелегез белән үзегез яныгызда күп кешеләрне җыясыз. Алар сезнең янда, кояш астында җылынырга килгән сыман, җыелалар. Тик үзегезнең нурларыгызны барлык кешегә чәчмәгез. https://shahrikazan.ru/news/goroskopp/iakyn-kesegezga-bulak-iasagyz-9-16-aprelga-ioldyznama
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев