Июль ае яңа кагыйдәләр алып килә
Җәйнең икенче ае башлану белән илебездә финанс өлкәсенә, банк операцияләренә һәм күчемсез милеккә кагылышлы берничә мөһим үзгәреш гамәлгә керә.
1 июльдән башлап тиз түләүләр системасы аша акча күчергәндә һәм түләүләр башкарганда ИНН — салым түләүченең идентификация номеры — күрсәтү мәҗбүри булачак. Бу чара мошенниклыкка каршы көрәшне көчәйтү өчен кертелә. Банклар өчен ул дропперларны — законсыз акча әйләнешендә катнашучыларны — ачыклауны җиңеләйтәчәк. Телефон номерын яки банк картасын алыштырырга мөмкин булса да, ИНН үзгәрешсез кала. Гади кулланучылар өчен бу яңалык сизелерлек булмаячак: банклар мәгълүмат белән үзара мөстәкыйль алмашачак.
Күчемсез милек өлкәсендә дә яңалыклар бар. Росреестр торакны теркәүнең яңартылган тәртибен гамәлгә кертә. Хәзер фатирны яки йортны дистанцион рәвештә, биометрик мәгълүматлар — бармак эзләре, йөз сурәте ярдәмендә рәсмиләштерү мөмкин булачак. Бу система электрон имзаны тулыландыра һәм документларны ерактан торып рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Шулай да теләгән очракта килешүләрне элеккечә — МФЦ, нотариус яки Росреестр аша да рәсмиләштереп булачак.
Яңа кагыйдәләр гаиләләргә дә кагыла. Июльдән банклар 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрнең счетлары турында мәгълүматны ата-аналарга, опекуннарга бирә башлый. Бу, аеруча, төрле юридик мәсьәләләрне хәл иткәндә мөһим роль уйнаячак.
Моннан тыш, Россия Банкы кредитлар бирүгә таләпләрне катгыйландыра. Әгәр заемчының айлык түләүләре кеременең яртысыннан артып китә икән, яңа кредит алу мөмкинлеге чикләнәчәк. Ә бурыч йөкләнеше 80 проценттан югары булган очракта, банклар мондый клиентларга кредитларны бик чикләнгән күләмдә генә бирә алачак.
Яңа үзгәрешләрнең төп максаты — финанс өлкәсендә тәртип урнаштыру, гражданнарны яклау һәм җаваплы кредитлаштыруны үстерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев