Лимон-әфлисун бәлеше рецепты
Тәмле, җиңел рецепт.
Камыр өчен:
1 кап маргарин яки атланмай
0,5 стакан сөт
1 аш кашыгы шикәр комы
1 чәй кашыгы чүпрә
бер чеметем тоз
2-3 стакан он
кирәк.
1. Өй температурасында эретелгән маргаринга он кушып болгатабыз.
2. Җылымса сөткә шикәр комы, чүпрә, тоз салып, бераз (5 минут) тотабыз.
3. Ике массаны бергә кушып, камыр ясыйбыз һәм 1 сәгатькә суыткычка куябыз.
4. Камырны 4 өлешкә бүлеп җәябез, берсен – пирогның аскы өлешен зуррак итәбез.
5. Эчлек әзерлибез (аны камыр җәйгәч кенә ясыйбыз): лимон белән апельсинны, төшләреннән арындырып, иттарткычтан чыгарабыз, шикәр комы өстәп болгатабыз һәм 3 өлешкә бүләбез.
Эчлек: 1 лимон, 1 әфлисун, 1 стакан шикәр комы.
6. Пирогны, кат-кат итеп, камыр белән эчлекне чиратлаштырып ясыйбыз. Пирог өстенә 1әр аш кашыгы шикәр комы, ак май, он болгатып сибәргә була.
7. Уртасында, һава чыгарга, кечкенә генә тишек калдырабыз.
8. Духовкада 40 минут чамасы пешерәбез (духовканы бәлеш тыккач кына кабызырга).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев