Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Нарат күркәсеннән компот һәм дәва өчен эчемлек ясау рецепты

Нарат күркәсен яшь килеш бал яки шикәр комы белән катыштырып куярга һәм дәва өчен кулланырга мөмкин.





1.Компот өчен: 3 литрга 20-25 нарат күркәсе (эре булса, азрак салсагыз да була), 1,5 стакан шикәр комы.

Күркәләрне яхшылап юарга һәм кайнар суда тотарга. Аннары стерильләштерелгән банкага кайнар су салып ябып куярга.

2.Нарат күркәсен яшь килеш бал яки шикәр комы белән катыштырып куярга һәм дәва өчен кулланырга мөмкин.
Баллы күркә кан тамырларын чистарта, йөрәккә һәм башка файдалы.

Банкага бал белән күркәне чиратлап тутырырга һәм өстен каплап җылы урынга куярга кирәк. 2-3 көндә аның балы эреп бетә. Банкаларны ара-тирә селкеткәләп торырга мөмкин.

Май аенда җыелган күркәдән ясалган эчемлекне 3 ай кояшлы һәм җылы урында тотарга кирәк. Август аенда эчемлекне сөзәләр. Дәва өчен 25 грамм кулланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев