Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез сораган идегез

Пенсияне яңадан исәпләтү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Юристлар пенсияне яңадан исәпләтү өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.

ТР Юстиция министрлыгы Халыкара инвалидлар көне уңаеннан халыкны кабул итте. Анда теләгән һәркем бушлай юридик ярдәм алды. Пенсия һәм аны яңадан исәпләү Казан халкын аеруча борчыган тема булып чыккан. «Теләсә кайсы пенсионер – эшләүче дә, эшләмәүче дә – билгеләнгән пенсия суммасын яңадан исәпләтү таләбе белән Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә хокуклы», – дип аңлаттылар консультацияләрдә катнашкан юристлар. Түләүләрне арттыру өчен гражданнар Күп функцияле үзәккә яки яшәү урыны буенча Социаль фонд бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләре порталында яки Социаль фонд сайтында шәхси кабинет аша гариза бирергә мөмкин. Мөрәҗәгатьне карау срогы документлар кабул ителгән көннән алып 5 эш көне тәшкил итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев