Сезгә җитди карар кабул итәргә кирәк булачак: 29 сентябрь — 6 октябрьгә йолдызнамә
Бәхет киң итеп елмая. Теләсә нинди эшкә кыю рәвештә алыныгыз.
Кучкар (21 март — 20 апрель)
Авыр уйларыгызны куып таратырга тырышыгыз һәм игътибарыгызны иң мөһим эшләргә юнәлтегез. Ә зур масштаблардагы карарларны бүтәннәр кабул итсен.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Көчегезне бәяләп бетермичә, эшкә тотынмагыз. Сез бөтен сорауларга да җавапны тиз һәм җиңел табарсыз. Ләкин аны үзегездә саклап яткызмагыз.
Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Хыялыгыздагы нәтиҗәгә ирешәсегез килсә, баш күтәрми эшләргә туры килер. Ләкин мәсьәләне көч белән түгел, ә акыл белән хәл итегез.
Кысла (22 июнь — 22 июль)
Алда зур мөмкинлекләр көтә. Тик сезгә бетмәс-текәнмәс вак-төяк эшләргә ябышып ятарга кирәкми. Аларны читкә куеп торып, зур проектка алыну сезнең өчен күпкә файдалырак булачак.
Арыслан (23 июль — 23 август)
Сезгә җитди карар кабул итәргә кирәк булачак. Ләкин сезгә чын мәгънәсендә эгоист булырга, үз проблемаларыгыздан тыш, барысына да күз йомарга кирәк.
Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Ярдәмгә ташланганчы, башта башкаларның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен игътибар белән күзәтегез. Сезгә энергиягезне артык күп сарыф итәргә ярамый, алда үзегезне дә зур эшләр көтә.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Кинәт кенә акча исеннән башыгыз әйләнер. Аның кисәк һәм күп булуы бераз каушатып та җибәрер. Беренче чиратта бурычларыгыздан арыныгыз, аннан соң гына теләгән әйберләрегезне сатып алырсыз.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Уңыш артыннан куып сәламәтлегегезгә хилафлык китермәгез. Бераз организмыгызны ял иттереп, «йокы режимына» куйсагыз да артык булмас.
Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь)
Үзегезне бер сәбәпсез бар кеше алдында гаепле итеп сизәрсез, бу ялган тойгылардан арынырга якын кешегезнең җылы сүзе ярдәм итәр. Тәкәбберләнеп баш тартырга ашыкмагыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)
Нигезсез тәнкыйть утына тотучыларга игътибар итмәгез. Гали дә үз эшендә, Вәли дә үз эшендә, принцибыннан чыгып эш итсәгез, проблемалар сезнең катнашыгыздан башка да хәл ителер.
Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль)
Бөтен кеше белән уртак тел табуы авырлашыр. Чөнки сез хәтта эчтән генә үзегез белән үзегез бәхәсләшеп йөрисез. Тик тормыш тәҗрибәгез сезгә катлаулы ситуациядән чыгарга булышыр.
Балык (19 февраль — 20 март)
Бәхет киң итеп елмая. Теләсә нинди эшкә кыю рәвештә алыныгыз. Фикерегезне эчкерсез рәвештә җиткерү сезнең файдага булачак. Чөнки сезнең шул сыйфатыгызны ошатып, шәп эш тәкъдим итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев