Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Сихәтле сәхифә: Ашны хуш исле итәр, чәйгә затлы тәм бирер

Бөтнекнең (мята полевая) төрләре күп һәм ул хуш исле дару үләннәреннән санала.

Бөтнекнең үзлеге — ашказанын һәм йөрәкне уятучы, кузгатучы, ныклык бирүче, азыкны эшкәртүче, тирләтүче, бәвелне ясаучы.

Бөтнек — һәрбер әгъзаның үз куәтен саклар. Ир-ат өчен аеруча файдалы. Эчне һәм эчәгеләрне чистартыр, эчтәге газларны чыгарыр.

Ашны хуш исле итәр, чәйгә затлы тәм бирер.

Көзән зәхмәтенә, сеңерләр тартышканга бик файдалы. Шулай ук укшыганга, косасы килгәнгә, ашказаны һәм эчәгеләрнең шешүеннән дәвалану өчен кулланыла. Күптәнге (хроник) авыруларга да шифалы.

Хатын-кызның күреме тотылганда кулланса файда бирә. Сидек кудыру үзлегенә ия. Тирләткеч буларак моннан да файдалырак үлән юктыр.

Картларга, зәгыйфь һәм ябык кешеләргә файдалы. Авыздан сарымсак исен бетерергә теләсәң кыр бөтнегенең яфрагын чәйнә, хуш булыр.

Гомумән, бу үлән — затлы, файдалы, хуш исле үсемлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев