Татарстанда үзмәшгульлек пенсия стажына кертеләме?
Татарстанда яшәүчеләргә үзмәшгуль булып эшләүнең пенсия стажына кертелү-кертелмәве турында аңлатма бирелде. Кагыйдәләргә ярашлы, иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30 пенсия коэффициенты (балл) туплау таләп ителә.
Үзмәшгульләр, башка Россия гражданнары кебек үк, әлеге шартларны үтәгән очракта гына иминият пенсиясенә дәгъва итә ала. Әмма мәҗбүри иминият взнослары түләнми торган үзмәшгуль эшчәнлек иminiят стажына кертелми һәм пенсия баллары да бирми.
Шул ук вакытта үзмәшгуль гражданнарга киләчәк пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыру мөмкинлеге каралган. Моның өчен «Минем салым» кушымтасы аша ирекле пенсия иминияте программасына кушылып, Россия Социаль фондына взнослар түли башларга кирәк. Әлеге түләүләр пенсия балларына әйләндерелә һәм пенсия исәпләгәндә исәпкә алыначак.
Әгәр гражданин билгеләнгән күләмдә стаж һәм баллар җыя алмаса, ул бары тик социаль пенсиягә генә дәгъва итә алачак. Социаль пенсия соңрак билгеләнә һәм күләме дә чикләнгән була. Шуңа күрә үзмәшгульләргә үзләренең киләчәк пенсиясе турында алдан ук кайгырту мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев