Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Йолдызнамә : 17–23 гыйнвар

Йолдызнамә: 17–23 гыйнвар

 

Кучкар (21.03 – 20.04) Хисләрегезне биктә тота алмассыз… Яратасыз икән – белгертегез! Эштә ихлас булсагыз әйбәт. Хаталансагыз, бу хакта җитәкчегезгә әйтүдән курыкмагыз. Намуслылыкны, һичшиксез, исәпкә алачак ул.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Моңа кадәр күренмичә килгән талантыгыз әйбәт кенә керем китерә башлар. Бу чорда ирештерелгән тәкъдимнәрне, ике дә уйламастан, кабул итегез. Өлкән буын белән аралашканда, сүзгә саграк булыгыз: үзегезне аңламаулары аркасында үпкәләшү ихималы бар.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Әҗәткә сорап торсалар, баш тарту әйбәт. Шул сәбәпле үзегез авыр хәлдә калырга мөмкинсез. Атна азагында баштанаяк эшкә чуму көтелә. Өйдәгеләргә калып эшләү сәбәпләрен аңлатырга туры килер…

Кысла (22.06 – 22.07) Атнаның беренче яртысында максатыгыздан ераклаша барасыз кебек тоелыр. Ни хикмәт: тырышыбрак эшләгән саен нәтиҗәсе начаррак булыр. Ләкин артыгын хафаланасы юк: дустыгызның бик вакытлы ярдәм кулы сузуы хәлегезне бермә-бер җиңеләйтер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бу көннәрдә күңелегезгә хуш килүче кешеләр белән янәшә булырга тырышыгыз. Хуш килмәгәннәрен читкәрәк тибәрегез. Атна ахырында матди якка уңай тәэсир итәрдәй хәлләр килеп чыгасын көтегез.

Кыз (24.08 – 22.09) Хезмәт урынында өстәмә бурычлар алмагыз. Бер тапкыр ризалашсагыз, башкаларның эшен гел өеп кенә торулары бар… Ялгызларның гомерлек парларын табу ихтималы бик зур.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Атнаның беренче яртысында сәламәтлеккә игътибарлырак булу кирәк. Ел башында эштәге киеренкелек организмны инде алҗытырга да өлгергән шул…  Аның каравы ял көннәре бик зур күтәренкелектә узачак – бердәнберегез искиткеч матур бүләк ясаячак, дусларыгыз өметле хәбәрләр белән сөендерәчәк.

Чаян (24.10 – 22.11) Беренче адымны ясаудан курыкмагыз. Тормышыгызның барлык өлкәләренә кагыла бу! Атна ахырында шәп кенә сюрпризлар көтегез. Тик үзегезне бәхетле итүчеләргә рәхим-шәфкатьле, рәхмәтле була белегез.

Укчы (23.11 – 21.12) Өйгә эш күтәреп кайтмагыз – якыннарыгыз үзегезне аңламаска мөмкин. Шуңа күрә барысын да эш сәгатьләрендә башкарып куярга тырышыгыз. Атна уртасында акчага бәйле «баш авырту» килеп чыгарга мөмкин. Кредит алып мәшәкатьләнергә кирәкми: бик тиздән әйбәт кенә керем көтелә.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу чорда кабул кылган карарларыгыз тормышыгызны тамырдан үзгәртеп куярга мөмкин. Әмма йолдызлар ашыкмаска, барысын да яхшылап уйларга киңәш итә. Иҗат кешеләре өчен искиткеч шәп чор.

Сукояр (21.01 – 19.02) Хезмәттәшләрегез белән аралашканда, ниндидер кыенсыну сизәргә мөмкинсез. Сәбәбе – үзегезгә барып ирешкән гайбәт сүзләре бугай. Борчылмагыз: кайбер көнче адәмнәрнең оятсыз кыланмышы гына бу. Озакламый барысына да ачыклык кертелер һәм үзегезгә иркен сулап кую мөмкинлеге ачылыр.

Балык  (20.02 – 20.03) Тәкъдимнәргә бик сак булыгыз. Ялгышмас өчен башта күпне белгән кешеләр белән киңәшләшегез. Яңа ел курантлары суккан вакытта әйтелгән теләкләрнең тормышка аша башлавын сизеп сөенерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев