Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Бу атнаның якшәмбесендә Әтиләр көне: Яңа Әлем мәктәбендә бәйрәм ярышы узды

«Әтиләр көне ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.Шул максаттан Яңа Әлем мәктәбенә хөрмәтле әтиләребезне бәйрәм кичәсенә чакырдык», дип яза безгә 6 нчы сыйныф укучысы Габдрәшитова Азалия.

Әлеге бәйрәмнең төп максаты - гаиләдә әтинең абруен күтәрү, аның балалар тәрбияләү өчен җаваплылыгын күтәрү. Яхшы әти булу - җаваплы һәм һәр ир-атның тормышында мөһим эш, чын яклаучы, тугры дус һәм берсүзсез абруйлы булу өчен үрнәк булып тору әтигә генә хас сыйфатлар.

Әтиләребез төрле бәйгеләрдә үз сәләтләрен күрсәттеләр.Уйнадылар, җырладылар, биеделәр, сөйләделәр, ярыштылар да.Кичә азагында әтиләребез исемле медальләргә ия булдылар. Күңелле очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Әтиләребезгә зур рәхмәт, - 6 нчы сыйныф укучысы Габдрәшитова Азалия, Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев