Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Ленар Зарипов: Гади булырга курыкмагыз, тик һәрвакыт кеше булып калыгыз.

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм чарасы узды.

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм чарасы узды. 
Быел 91 егет һәм кыз мәктәп бусагасын атлап олы юлга аяк баса. 
Чыгарылыш кичәсендә уку алдынгылары, спортта, мәдәният өлкәсендә актив булган яшьләребез хөрмәтләнде.
Район башлыгы Ленар Зарипов яшьләребезне ихластан котлап, алдагы тормышларында уңышлар теләде:
"Бүген 90ннан артык яшьләребез кулларына өлгергәнлек аттестатларын алып олы тормыш юлына аяк баса.
Сезгә уңышлар телим! Үз алларыгызга куйган максатлар хыял булып кына калмасын, чынга ашсын. Кайда гына булсагыз да, белем һәм тәрбия биргән укытучыларны, Туган ягыбызны онытмасагыз иде. Гади булырга курыкмагыз, тик һәрвакыт кеше булып калыгыз. Ак юл сезгә!"- дип ихлас теләкләрен җиткерде ул. 

Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын, мәктәп коллективларын ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев