Өлкәннәр ункөнлегендә: Бүген Иске Богадыда җирлек ветераннарын хөрмәтләделәр
Актаныш районында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында төрле эчтәлектәге чаралар уза. Иске Богады җирлегенә караган барлык кече авылларда да өлкәннәрне хөрмәтләү кичәләре оештырылды. Бүген бик матур эчтәлектәге бәйрәм Иске Богады мәдәният йортында узды.
Бүген Иске Богады авыл мәдәният йорты көндездән үк җыр-моңнарга төрелде. Авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган зур бәйрәм узды.
Авылыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән өлкәннәребезне бәйрәм башында Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов котлап барлык ветераннарга һәм пенсионерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ветераннар советы рәисе Дәниф Заһертдинов, мәктәп директоры Васил Салихов, ветеран укытучы Глүс Газизов һәм башкалар тарафыннан әйтелгән җылы сүзләр, изге теләкләр дә апа- абыйларның күңелләрен күтәреп җибәрде, үзләренең әле дә авылга кирәкле булуларын тою солы төшенә тиң олыга да, кечегә дә кайчан да рәхәт мизгелләр бүләк итә.
Җирлектәге барлык мәдәният хезмәткәрләре- Иске Богады, Яңа Җияш, Югары Богады, Солтангол клубларында эшләүчеләр өлкән буын вәкилләренә бик мулдан музыкаль котлаулар әзерләгән иделәр. Бәйрәм дәвамында хуҗалыкта фидакарь хезмәт куйган терлекчеләргә, механизаторларга, социаль тармакта намус белән эшләгән өлкәннәргә җырлар, сүз-теләкләр аша чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм яхшы кәеф теләделәр.
Мондый матур, эчтәлекле кичәләр җирлекнең һәр авылындагы өлкәннәрне бер табын янына җыйды. Авыл җирлеге җитәкчелеге һәм мәдәният хезмәткәрләре кулга-кул тотынып зур тәҗрибәгә ия апа-абыйларны чын күңелдән хөрмәтләделәр, концерт номерлары күрсәтеп ял иттерделәр. Өлкән авылдашлар үзләре дә яшьләрдән калышмадылар, артистларга кушылып җырладылар, биеп тә алдылар. Иске Богадыдагы бәйрәмдә, мәсәлән, озак еллар алдынгы савымчы булып эшләгән, арадагы иң өлкән кунак Илүзә апа Галимова үзе дә яраткан җырын башкарып авылдашларын сокландырды.
Бәйрәмнең иганәчесе: «АлмазАгроТрейд» компаниясенең «Тамыр» хуҗалыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев