Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышлылар ГТО фестиваленең Казан шәһәрендә узачак финал өлешендә катнашачак

Республикабызда быел беренче мәртәбә уздырылучы кышкы ГТО фестиваленең II зона этабы 9 март көнне Актанышта үтте. "Актаныш" универсаль спорт комплексында, "Дулкын" бассейнында һәм "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында райондашларыбыз, Мөслим һәм Минзәләдән килгән 28 спорт сөюче көч .сынашты. Арада 9 яшьлек сабыйлар да, 70 яшьлек ил агалары да бар иде. Гомумкоманда нәтиҗәләре...

Республикабызда быел беренче мәртәбә уздырылучы кышкы ГТО фестиваленең II зона этабы 9 март көнне Актанышта үтте.

"Актаныш" универсаль спорт комплексында, "Дулкын" бассейнында һәм "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында райондашларыбыз, Мөслим һәм Минзәләдән килгән 28 спорт сөюче көч .сынашты.

Арада 9 яшьлек сабыйлар да, 70 яшьлек ил агалары да бар иде. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча, актанышлылар 2890 очко җыеп, беренчелекне яуладылар һәм ГТО фестиваленең Казан шәһәрендә узачак финал өлешендә катнашу өчен юллама алдылар. 2216 балл туплаган Мөслим командасы - II, минзәләлеләр 2190 балл белән III урында.

фотолар монда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев