Реклама
Спорт хәбәрләре
Актанышта татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булачак
30 - 31 март көннәрендә "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булачак. Ярышларның төп максаты булып районыбызда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, спортчылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм райондагы иң көчле спортчыларны барлау тора. Ярышларга...
30 - 31 март көннәрендә "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булачак.
Ярышларның төп максаты булып районыбызда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, спортчылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм райондагы иң көчле спортчыларны барлау тора.
Ярышларга төп һәм урта мәктәп укучылары командалары, Актаныш технологик техникумы һәм кадет мәктәбе укучылары катнаша алачак.
1, 2, 3 урыннарны яулаган катнашучылар, үз авырлыклары арасында, грамота белән һәм акчалата бүләкләнәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев