Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш бадминтончылары өметләрне аклады

22-23 октябрьдә Казанда «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларының өченче туры узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 23 районыннан 200 спортчы – ТР рейтингы лидерлары һәм сайлап алу ярышларында җиңүчеләр катнашты.

Уеннар ике яшь төркемендә: 2010-2011 елгы, 2012 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында узды.

 2012 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге ир-ат парлы уенчылар арасында
Хафизов Хәйдәр 2 урынны, 
Гарифҗанов Рүзәл 5 урынны,
Низамов Тимур 17 урынны яулады.

11 яшькә кадәр ялгыз ир-ат уенчылар буенча
Шәрипов Гаяз 9 урында (В төркеме)
Шәйдуллин Гадел 12 урында
(А төркеме, ТРның иң көчле 16 уенчысы арасында)

2010-2011нче елгы
 ялгыз уенчы хатын-кызлар арасында 
Насыйрова Алсу 5 урында,
Хисмәтуллина Гүзәл 5 урында

2010-2011 елгы хатын-кызлар буенча парлы разрядта 
Шәрипова Айзилә һәм Хамматуллина Гүзәл 
9 нчы урында.


Районыбызның бадминтон өметләрен чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да яңа үрләргә ирешү өчен әлеге спорт төренең серләренә төшенү өчен бар көчләрен куярга чакырабыз.

Һәр нәрсәнең асылы чагыштыруда ачыла. Актаныш командасының бу әһәмиятле ярышта катнашуы укучыларның сәләт, күнекмәләрне бәяләү, стимуллаштыру, осталардан өйрәнү өчен мөмкинлеген ачты. "Казанга балаларны алып бару, алып кайтуда финанс ярдәме күрсәткән өчен районыбыз башлыгы Ленар Зариповка олы рәхмәтебезне әйтәбез", диде бадминтон буенча остаз Алгинат Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев