Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актаныш көрәшчеләре Башкортостанда көрәш буенча республика турниры призерлары булдылар

Бүген, 2 апрельдә, БР Илеш районы Юнны авылында милли көрәш буенча Рузил Мәъдәнов призына «Юнны — батырлар җире» IV ачык республика турниры узды.

Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм бик күп мәктәп укучыларын җыйды. Актанышның яшь спортчылары күршеләребез алдында сынатмады, искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте.  

Турнир нәтиҗәләренә килгәндә:  


- 1 урын: Шәйхетдинов Сәет, Хөснетдинов Рөстәм, Рузабоев Тимур, Шәмсиев Ильяс.  


- 2 урын: Малихов Гадел, Салихов Муса, Хуҗин Аяз, Закиров Арсен, Вәлиуллов Ринат, Харрасов Ильмир.  

- 3 урын: Бикмөхәммәтов Арслан, Нурлыев Искәндәр, Васильев Илья, Насыйров Нияз, Фәйзуллин Данияр, Шакиров Динар.  

Көрәшчеләрне һәм аларның остазларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Турнир Актаныш спортчыларының югары әзерлек дәрәҗәсен һәм милли көрәш традицияләренә тугрылыкларын тагын бер кат раслады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев