Актаныш көрәшчеләре ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев турнирыннан уңышлар белән кайтты
Югары Яркәй (Илеш районы, Башкортостан Республикасы) авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексында легендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайсә улы Гәрәев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры узды. Ярышларда 16 районнан 188 спортчы катнашты.
Яшь көрәшчеләр югары осталык, көч һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Актаныш районы көрәшчеләре аеруча зур уңышларга ирештеләр: Җиңүчеләр һәм призерлар: - 1 урын: Нургатин Адель, Шәмсиев Ильяс. - 2 урын: Сөләйманов Тимур, Хаҗиев Радмир, Әнвәров Муса. -3 урын: Рөстәм Хөснетдинов, Әнвәров Салих, Кашапов Айрат. Турнир көрәш традицияләрен ныгытырга ярдәм итә, спортта яңа бвтырларны ачыклый, Муса Гәрәевнең каһарманлыгына хөрмәт күрсәтте. Мондый вакыйгалар Башкортстан һәм Татарстан халыкларын берләштерә, төбәкнең мәдәни мирасын һәм спорт рухын саклап калуда зур этәргеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев