Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Бөтенроссия шахмат турнирында җиңгән шахматчыларыбызны котлады (фото һәм видео)

2- 9 октябрь көннәрендә Самара өлкәсендә авыл җирлекләрендә яшәүче укучылар арасында классик шахмат буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

          Актаныш районының Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең шахмат сыйныфында шөгыльләнүче укучылар бу турнирда зур уңышларга иреште. Актанышның беренче командасы турнирның җиңүчесе дип танылды. Икенче команда исә дүртенче урында.

            Бүген Актанышы муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җиңүчеләрне әзерләгән спорт мәктәбе тренерлары Татарстаннның атказанган спорт осталары Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов белән очрашты. Бөтенроссия авыл җирлекләрендә яшәүче укучылар арасында классик шахмат буенча турнир оешканнан бирле Актаныш командасын шушы мәртәбәле бәйгедә катнаштырып килгән Фәһим Галимов Ленар Зариповка җиңү серләре турында сөйләде. Остазлар район башлыгы Ленар Зариповка Россия шахмат Федерациясенең башкарма директоры И. Глуховский юллаган Рәхмәт хатын һәм истәлек медален тапшырды.


              Ленар Рафак улы үзләре инициатива күрсәтеп районыбыз балаларын шахмат спортына тарткан, аларның сәләтләрен тагы да үстерү өчен олы хезмәт куйган тренерларга олы рәхмәтен белдерде. 

          Россиянен 23 төбәгеннән 39 команда катнашып, аларның барысын да зирәклектә оту уникаль күренеш.  II урында Башкортстан, III урында Марий Эл, IV урында Актанышның икенче кече яшьтәгеләр командасы.

     


 

Очрашу күңелле әңгәмәдән соң истәлеккә фотосурәткә төшү белән тәмамланды.

 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ",

Раил ХАРИСОВ фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев