Актаныш волейболчылары җиденче тапкыр республика чемпионы булды!
Актаныш районының волейбол буенча җыелма командасы янә югары уңышларга иреште. Егетләребез җиденче тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы исемен яуладылар!
Ярышлар республикабызның Алексеевский шәһәрендә узды, анда безнең Актаныш командасы, ТНВ призына үтүче дәрәҗәле бәйгедә барлык көндәшләрен җиңеп алтын медальгә лаек булдылар.
Чемпионнарыбызны тарихи казанышлары белән котлыйбыз! Алга таба да Актаныш волейболчыларының данлы исемен югары тотарга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев