Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышлылар «Бөтенроссия йөгерү көне- Татарстан кроссы- 2024» көнендә актив катнашты

Бүген Актанышның «Бүләк» спорт базасында «Бөтенроссия йөгерү көне- Татарстан кроссы- 2024» җиңел атлетика ярышлары узды.

"Бөтенроссия йөгерү көне- Татарстан кроссы- 2024" җиңел атлетика ярышларын Актаныш районы башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге, «Батыр» спорт мәктәбе һәм район ГТО тапшыру үзәге оештырды. Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып киткән кроссны ачу тантанасында йөгерешчеләрне Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләп уңышлар теләде.

«Милләтләр кроссы»ның тарихына күз салсак, киң җәмәгатьчелекне сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан җиңел атлетика буенча массакүләм йөгерешләр Россиядә 1918 елдан ук башлана. Гасырдан артык тарихы булган кросста районыбызның укучылары да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. 

Ярышларның үткәрү тәртибе белән ГТО тапшыру үзәге җитәкчесе Р. Хаҗиев таныштырды.

1-4 сыйныф укучылары 800 метрга, 5-6 сыйныф һәм 7, 8 сыйныф укучылары 1500 метрга , 9-11 сыйныф кызлары-егетләре 3000 метрга йөгерде. Мәктәп укучыларыннан тыш 18-30 яшьлекләр,  җитәкчеләр, 31-45 яшьлекләр һәм 45-65 яшьлекләр арасында да иң көчлеләр ачыклана. 

Җиңел атлетика бәйгесенең баш хөкемдары Ришат Нургалиев тәкъдиме белән билгеле бер яшь аралыгындагы егетләр, кызлар финишка килгәннән соң шунда ук бүләкләнделәр. Призлы урыннарга лаек булучыларга медальләр һәм грамоталар тапшырылды.

Ләйсән Газизова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев